Фәрит Мөхәммәтшин: «Без Татарстан бюджет системасының үтәкүренмәлелегенә ирешә алдык»

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе, 13:30

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия - ислам дөньясы: Kazanforum-2024» ХV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Дәүләт аудиты – хакимиятнең ышанычлылык һәм ачыклылык инструменты» сессиясе узды, анда Россия төбәкләренең хисап палаталары җитәкчеләре һәм чит илләрнең шундый ук контроль-финанс органнары вәкилләре үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика җитәкчелеге исеменнән сессиядә катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Сессия эшен ачып, РФ Хисап палатасы аудиторы Светлана Орлова хәбәр иткәнчә, кичә РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко илнең контроль ведомствосы коллективына федераль парламентның югары палатасы тарафыннан бу вазыйфага билгеләнгән яңа җитәкче Борис Ковальчукны тәкъдим иткән. Аның әйтүенчә, хәзерге шартларда ил җитәкчелеге дәүләт контроле органнары алдына аларның эш нәтиҗәлелеген арттыру буенча мөһим бурычлар куя. «Бу планда да Татарстан инвестицияләр өчен илнең иң кызыклы төбәкләренең берсе булып кала, ә республиканың Хисап палатасы региональ контроль органнары арасында иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе булып санала», – дип билгеләп үтте Светлана Орлова.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Россия - ислам дөньясы: Kazanforum-2024» форумының Россия төбәкләренең ислам дөньясы дәүләтләре вәкилләре белән эшлекле элемтәләрен һәм гуманитар хезмәттәшлеген ныгыту өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте. «Республика Хисап палатасы эшенә без, парламентарийлар, һәрвакыт аерым игътибар һәм таләпчәнлек белән карыйбыз, – диде ул. – 2004 елда Хисап палатасын булдыру республикада бюджет үтәлешенә бәйсез дәүләт финанс контролен оештыруның прогрессив һәм нәтиҗәле моделен формалаштыру буенча беренче адымнарның берсе булды. Барлыкка килгән көннән алып ул мөмкин кадәр максималь функциональ һәм финанс бәйсезлегенә ия. Без төбәкнең бюджет системасының югары үтәкүренмәлелегенә ирешә алдык һәм палатаның тәкъдимнәрен һәм нәтиҗәләрен куллануның нәтиҗәлелеген шактый арттырдык».

Республика парламенты башлыгы фикеренчә, Татарстан моделе бәйсез финанс контролен салым түләүчеләрнең ихтыяҗларына мөмкин кадәр якынайтырга мөмкинлек бирә, бу аны гражданлык җәмгыятенең мөһим инструменты итә. Фәрит Мөхәммәтшин, закон чыгару эшчәнлегендә Дәүләт Советы һәм республика Хисап палатасының конструктив хезмәттәшлеген ассызыклап, уртак эш бюджет чыгымнары ягыннан нәтиҗәле законнар кабул итүгә ярдәм итә, дип билгеләп үтте. «Бу бюджет мәсьәләләре белән бәйле закон проектларына нәтиҗә ясауга да, бюджетара трансфертларны куллануның законлылыгын һәм нәтиҗәлелеген контрольдә тотуга да кагыла, – диде ул. – Хисап палатасы парламент утырышларында бик актив катнаша, шулай ук ел саен үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап бирә».

Фәрит Мөхәммәтшин икътисадны үстерү өчен контроль органның ролен аерым билгеләп үтте. «Илдәге иң алдынгы төбәкләрнең берсе булган Татарстан икътисады күптармаклы , – диде ул, – биредә машина төзелеше, корабль төзелеше, авиатөзелешнең эре предприятиеләре тупланган, аграр сектор үсеш алган, көчле төзелеш тармагы, туристлык индустриясе булдырылган. Тискәре йогынтыга һәм санкцияләр басымына карамастан, республика уңышлы үсешен дәвам итә».

Парламент башлыгы шулай ук тышкы контроль системасы даими камилләштерүгә мохтаҗ, бигрәк тә гражданнар хокуклары турында сүз барганда, дип билгеләп үтте.

Үз чиратында, РФ ФС Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов соңгы елларда Россия Хисап палатасы эшендә парламент белән хезмәттәшлектә системалылыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән җитди үзгәрешләр барлыкка килүен билгеләп үтте.  "Кыскача әйткәндә, бу үзгәрешләрнең асылы шунда ки, Хисап палатасы хисаплары дүрт тапкыр ешрак була башлады,  заказны формалаштырган комитетлар үтәлеш вакыты дәвамында әлеге тикшерү нәтиҗәләренә күзәтчелек итеп  торырга тиеш, – дип басым ясады Олег Морозов, – шулай ук Хөкүмәт сәгатьләрен үткәрү процедурасы үзгәртелде. Хәзер алар парламент контроленең чын инструменты булып торалар».

«Дәүләт аудиты – хакимиятнең ышанычлылык һәм ачыклылык инструменты» сессиясе кысаларында бүген шулай ук җәмгыятьнең дәүләт органнарына ышанычын арттыру, бюджет акчаларын куллануны контрольдә тотуның нәтиҗәлелеге, коррупцияне ачыклау ысуллары мәсьәләләре тикшерелде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International