Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан объектларын ЮНЕСКО исемлегенә кертү – безнең киләчәк буыннар алдында горурлыгыбыз һәм җаваплылыгыбыз»

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе, 15:37

Бүген Казан федераль университетында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Төбәкләрнең тотрыклы үсешендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасының роле» панель дискуссиясе ачылды. Форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фәрит Мөхәммәтшин бу көннәрдә республика башкаласында уздырыла торган «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum»15 нче халыкара икътисадый форумының масштабын билгеләп үтте. "Бу зур ышаныч, җаваплылык, шулай ук күпмилләтле республикабызның аерым статусын тану, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Форумга Казанга дөньяның 70тән артык иленнән 18 меңнән артык кеше килде».

Парламент башлыгы быел илебезнең мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасына керүенә 70 ел тулуны билгеләп үтте. "Хәзерге геосәяси шартларда бу шәрәфле оешманың тынычлыкны саклау, тотрыклы үсеш һәм мәдәниятара диалог буенча миссиясе беркайчан да булмаганча актуаль, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Соңгы елларда Россия Тышкы эшләр министрлыгы, илнең ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиллеге, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе тырышлыгы белән әлеге оешманың эшчәнлек өлкәләрендәге төп мәсьәләләр буенча конструктив диалог төзелә. Әлеге эшнең нәтиҗәлелегенең ачык мисалы булып 2023 елда «КФУның астрономия обсерваторияләре» объектының Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе тора. Бу мөһим җиңү, безнең горурлыгыбыз һәм киләчәк буыннар алдында җаваплылыгыбыз».

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан объектларын ЮНЕСКО исемлегенә кертү эшендә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, элегрәк ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан Кремленең тарихи-архитектура ансамбле, Болгар тарихи-археологик комплексы, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре кертелгән иде. "Бүген Татарстанның бу объектлары тарих һәм архитектура һәйкәлләре буларак кына түгел, ә тынычлык һәм татулык сәясәтен ныгыту, республиканың тотрыклы үсешен дәвам итү өчен яңа мөмкинлекләр ачучы культ-дини үзәкләр буларак та кызыклы. ЮНЕСКО таләпләренә туры китереп, алар тирәсендә заманча транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы булдырылган, торак пунктлар территорияләре төзекләндерелгән. Ел саен бу урыннарга миллионнан артык турист һәм хаҗи килә», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Панель дискуссиясендә катнашучыларны РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның зур халыкара чараларны үткәрүдә, туризм һәм инфраструктура үсешендә, инвестицияләр җәлеп итүдә, тарихи һәм мәдәни мирасны саклауда уникаль тәҗрибәсе бар. Бу утырыш Бөтендөнья мирасын саклау мәсьәләләрен алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк», –  диде Александр Панкин.

КФУ ректоры Линар Сафин КФУ обсерваториясе буенча эшнең 2019 елдан башлануын искәртте. "Безнең галимнәр Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә күп санлы фәнни тикшеренүләр үткәрделәр. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Республика Яңарыш фонды һәм шәхсән Минтимер Шәймиев бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте, – диде Ленар Сафин. – Озак һәм җитди фикер алышуларның нәтиҗәсе буларак  комиссия уңай карар кабул итте. Һичшиксез, бу Казан университетының җиңүе генә түгел,  бу – Татарстан Республикасының җиңүе. Бөтен илнең җиңүе.

Бүген панель дискуссиясе кысаларында Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин һәм беренче проректор Дмитрий Таюрский Катарның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш илчесе Әхмәт Бен Насер бен Джасем Әл Танига  «КФУның мактаулы профессоры» исемен бирделәр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International