Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан халкы ассамблеясе рәисе урынбасары Марат Азилханов белән очрашты

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе, 16:27

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан халкы ассамблеясе Рәисе урынбасары, Казахстан халкы ассамблеясе секретариаты мөдире Марат Азилханов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды. 

Марат Азилханов Казанда эш сәфәрендә, ул «Россия - Ислам дөньясы: КазанФорум-2024» ХV халыкара икътисадый форумы эшендә катнаша.

«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» унбишенче халыкара икътисадый форумны уздыру – безнең күпмилләтле республика һәм гомумән ил өчен бик мөһим вакыйга, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып, – Казанга дөньяның күп кенә илләреннән 18 меңнән артык кеше килде».

Парламент башлыгы кунакка Татарстанның икътисадый потенциалы, республиканың күп тармаклы икътисады турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу уңышлар нигезендә милләтара тынычлык һәм татулык, сәяси тотрыклылык ята. Татарстанда 175 милләт вәкиле яши. "Һәр халык үз мәдәниятен һәм гореф - гадәтләрен, туган телен һәм милли аш-суын саклап калырга тели, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – республикада моның өчен барлык шартлар да тудырылган, 39 милләт вәкилләре мәнфәгатьләрен яклаучы 265 милли-мәдәни оешманы берләштерүче Татарстан халыклары ассамблеясы уңышлы эшләп килә. Республикада яшәүче халыкларның туган телләре күпмилләтле якшәмбе мәктәпләрендә өйрәнелә».

Казахстан халкы ассамблеясе рәисе урынбасары Марат Азилханов Казанфорум кысаларында уздырыла торган чараларны югары бәяләде. Ул анда катнашуның дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен өстәмә мөмкинлек булуын билгеләп үтте. Казахстанда күпмилләтле халык мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, һәм бу өлкәдә Татарстан тәҗрибәсе дә мөһим. Үз чиратында, Казахстан халкы ассамблеясы бу юнәлештә тормышка ашырыла торган уникаль проектлары турында сөйләргә әзер.

Марат Азилханов шулай ук Казахстан белән Татарстан арасында ныклы сәүдә-икътисадый элемтәләр урнашуын, гуманитар хезмәттәшлек актив үсеш алуын ассызыклады.

Бүген Казахстанда 205 меңгә якын татар яши, бу  – сан буенча чит илләрдә икенче татар җәмгыяте. Татарстанда ике меңнән артык казах яши, Татарстан халыклары ассамблеясы составында казахларның милли-мәдәни автономиясе эшли.

2010 елның февралендә Казахстан һәм Татарстан ассамблеялары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Татарстан Дәүләт Советының Казахстан Республикасы парламентының ике палатасы, шулай ук хакимиятләрнең вәкиллекле органнары белән хезмәттәшлеге үсеш ала. 2007 елда Татарстан Дәүләт Советы рәсми делегациясенең Казахстан Республикасына рәсми визиты нәтиҗәләре буенча беркетмәгә кул куелды, анда үзара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре чагылдырылган. Бу документны үз вакытында ул вакытта – Парламент Сенаты Рәисе, бүген – Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев имзалаган иде.

Очрашуда шулай ук Казахстан Республикасы ягыннан – Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты депутаты, Финанслар һәм бюджет комитеты әгъзасы Нурия Ниязова, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, Татарстан Республикасы ягыннан – Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары – ТХА ның башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International