Магомедсалам Магомедов: «Татарстан – дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча илебезнең алдынгы төбәкләренең берсе»

2024 елның 17 мае, җомга, 15:42

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашты. Республика Халыклар дуслыгы йортында узган очрашуда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук ТР Халыклар ассамблеясының республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен, туган телләрен саклау һәм үстерү буенча эш юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Магомедсалам Магомедов Татарстан халыклары Ассамблеясы составына керүче милли-мәдәни берләшмәләр, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, республика милли хәрәкәте лидерлары белән аралашты.

Хәзерге вакытта Ассамблея составына 39 милләт вәкилләре мәнфәгатьләрен яклаучы 265 милли-мәдәни оешма керә. Татарстанда соңгы елларда җирле милли-мәдәни оешмалар, шулай ук Халыклар дуслыгы йортлары челтәре шактый киңәйде. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында 9 Халыклар дуслыгы йорты һәм 4 Халыклар дуслыгы үзәге уңышлы эшли, алар Татарстан халыклары Ассамблеясының ресурс үзәкләре, Ассамблеяның 2 филиалы һәм 38 вәкиллеге булып тора.

 «Татарстан – дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда илебезнең алдынгы төбәкләренең берсе, – дип басым ясады  Магомедсалам Магомедов журналистлар белән аралашканда, – монда төрле милләт һәм дин кешеләренең үзләрен ирекле, бердәм халык итеп хис итүләре өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу республика җитәкчелегенең зур казанышы. Аның нигезендә төрле халыкларның бер төбәктә бергә яшәүләренең күптәнге традицияләре ята».

Магомедсалам Магомедов шулай ук билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Казанда уздырыла торган «Россия - Ислам дөньясы: Kazanforum-2024» ХV халыкара икътисадый форумы Татарстан һәм бөтен зур илебезнең ислам дөньясы белән диалогын үстерүгә зур өлеш кертә.

Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Татарстан халыклары Ассамблеясының әһәмиятле ролен ассызыклады, ул инде 30 елдан артык күпмилләтле Татарстан мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен уңышлы хәл итә. Магомедсалам Магомедов Ассамблея рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга зур эш башкарганы өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бүген Ассамблея һәм Татарстан халыклары Дуслыгы йорты республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре өчен мөһим ресурс үзәгенә һәм чын йортка әверелгән, – дип билгеләп үтте ул, – биредә алар үз проектларын тормышка ашыра, туган телләрен өйрәнә алалар. Россиянең барлык төбәкләрендәге халыклар үзләрен нәкъ шулай хис итәргә тиеш. Татарстан моны тулысынча эшли, еш кына без аны башка төбәкләргә үрнәк күрсәтәбез».

  Күпмилләтле һәм поликонфессиональ Россиядә традицион мәдәни кыйммәтләрне, туган телләрне саклау һәм үстерү буенча эш беркайчан да актуальлеген югалтмый, дип саный Магомедсалам Магомедов. Ләкин бу эш хәзер аеруча әһәмиятле, чөнки безнең илгә Көнбатыш ягыннан зур басым ясала. «Россия Президенты Владимир Путин күп тапкырлар Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту – иҗади үсеш, илебезнең иминлеген тәэмин итү өчен мәҗбүри шарт дип белдерде, – диде ул, – дәүләт милли сәясәте стратегиясендә этномәдәни күптөрлелекне саклап, Россия милләтен ныгыту төп максат буларак юкка гына теркәлмәгән. Әйе, бер караганда  без барыбыз бергә булырга тиеш,  икенче яктан караганда, бер телне дә, бер мәдәниятне дә, бер халыкны да югалтмаска тиеш».

Халыкның бердәмлеге һәм бергә туплануы, Магомедсалам Магомедов билгеләп үткәнчә, бүген иң югары чиккә, 90% тан артыкка җиткән. «Һәр төбәктә, һәр территориядә халыклар бердәмлеген ныгыту буенча эш алып бару мөһим, Татарстанда бу уңышлы башкарыла», – дип басым ясады ул. 

Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, Магомедсалам Магомедовка Татарстан Халыклары ассамблеясе эшчәнлеген югары бәяләгәне, шулай ук федераль үзәккә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

«Бу эшнең нигезендә – һәр халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен, телен, милли аш-суын һәм костюмнарын саклау, – дип ассызыклады парламент башлыгы, – Татарстан халыклары ассамблеясының, милли-мәдәни берләшмәләрнең актив эшчәнлеге ярдәмендә без 175 милләт вәкилләре яшәгән республикада милләтара тынычлыкны һәм татулыкны, үзара аңлашуны саклап кала алабыз. Милли мәдәниятләрнең күп төслелеге, күптеллелек – безнең төп кыйммәтләребез, без аларга көндәлек эшебездә дә, перспективабызда да таянабыз. Без бергә, без дәүләтебез лидеры инициативаларын бердәм хуплыйбыз».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International