Дәүләт Советында "Яшь закон чыгаручы" конкурсы уза

2024 елның 18 мае, шимбә, 11:05

Бүген республика парламентында «Яшь закон чыгаручы - 2024» конкурсы уза. Әлеге иҗтимагый-сәяси проектны гамәлгә ашыру инициативасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары чыккан иде. Проектны ачуда катнашучыларны Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Дәүләт Советы депутаты, республика Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина сәламләде.   

Быел «Яшь закон чыгаручы» конкурсы Дәүләт Советы һәм республика яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән дүртенче тапкыр үткәрелә. Проект яшьләрне законнар, норматив актлар һәм иҗтимагый инициативалар эшләү процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән, яшьләрнең хокукый грамоталылыгын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә. Проектны гамәлгә ашыру вакытында 200дән артык кеше катнашкан, йөзгә якын закон чыгару һәм иҗтимагый инициативалар тәкъдим ителгән.

Проектта 139 кеше катнаша. Алар тәкъдим иткән инициативалар арасында –  блогер статусын ныгыту, 14-18 яшьлек яшьләрнең стажировкаларын үткәрү, ирекле эшчәнлеккә ярдәм итү, калдыкларны бүлү системасын оештыру, мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакын ныгыту, БДИ системасын камилләштерү һәм башкалар.

«Яшь закон чыгаручы» проекты быел яңа форматта уза. Хәзер төп тректан тыш, ул катнашучылар тарафыннан алдан бирелгән закон чыгару һәм иҗтимагый инициативаларны шәхси яклауны күздә тота, конкурста мәктәп командалары өчен аерым юнәлеш барлыкка килде. Мәгариф модулендә Казан, Яшел Үзән һәм якындагы торак пунктлардан укучылар катнаша. Программа үз эченә законнар төзү нигезләре буенча мастер-класслар, ораторлык осталыгы һәм үз-үзеңне тәкъдим итү сәнгате буенча тренингны ала. Куратор белән берлектә укучылар Республиканың социаль-икътисади хәлен яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим итәчәкләр.

Көннең икенче яртысында Дәүләт Советында проектның финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International