Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп волейбол лигасы финалистларын һәм җиңүчеләрен котлады

2024 елның 18 мае, шимбә, 15:30

Бүген Казанның Волейбол үзәгендә 2023-2024 елгы мәктәп волейбол лигасының финал турниры һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республика җитәкчелеге исеменнән уенчыларны, тренерлар штабын һәм җанатарларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин яшь спортчыларны сәламләп, мәктәп волейбол лигасы проектының Татарстанда иң массакүләм спорт чараларының берсе булуын билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин проектның башта ата-аналардан аерым матди чыгымнар чыгартмый гына яшьләрне спортка җәлеп итү ысулы буларак барлыкка килүен әйтте. "Биш еллар  элек без мәктәп, гимназия һәм лицей укучыларын спорт төренә киңрәк җәлеп итүне максат итеп куйдык, шул рәвешле без патриотик карашлы, көчле, сәламәт яшьләрне тәрбияли, соңыннан аларны зур спортка җәлеп итә алабыз, – дип  басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.  –  Биш ел үтте, һәм мәктәп волейбол лигасының  дәрәҗәсе шулкадәр артты ки, бүген без мәктәп командаларыбызның фантастик уенын күзәтә алдык".

Бүген мәктәп волейбол лигасы 5 меңнән артык команданы берләштерә. Алар – бөтен республикадан 5-11 сыйныф укучылары, алар уку елы дәвамында 10 меңнән артык уен уйнаганнар. Проект ярдәмендә мәктәпләрнең матди-техник базасы ныгытыла. Мәгариф учреждениеләре ел саен волейбол формасы, мең ярымлап туп, спорт җиһазларына сертификатлар, компьютерлар һәм башка призлар ала.

Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерде, республикада волейбол елдан-ел популярлыгын һәм колачын арттырачак, дип билгеләп үтте. 

Мәктәп волейбол лигасы уенчыларының югары спорт дәрәҗәсен шулай ук Бөтенроссия волейбол федерациясе генераль секретаре Александр Яременко да билгеләп үтте. "Казанның югары дәрәҗәдә спорт ярышларын үткәрә белүе гаҗәпләндерми, мине уен дәрәҗәсе гаҗәпләндерде, мәктәп укучылары шулай итеп уйный ала!" – дип билгеләп үтте Александр Яременко.

Александр Яременко шулай ук Татарстанның мәктәп волейбол лигасын үткәрү буенча уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте.  Бөтенроссия Волейбол федерациясе планнарында  –  федераль дәрәҗәдә Бөтенроссия мәктәп волейбол лигасы буенча дирекция булдыру, ә Татарстан Республикасы уңышлы үрнәк һәм пилот регион була алыр иде, диде ул. "Максат – өч-дүрт ел эчендә Татарстан Республикасында эшләнгән принцип буенча тулы хокуклы Бөтенроссия мәктәп волейбол лигасын булдыру, –  дип билгеләп үтте ул. – Мондый проектлар башка төбәкләрдә дә бар, әмма бу эшне тәртипкә китерергә, бер уртак исемгә китерергә кирәк. Татарстанда төзелгән модель, минемчә, Волейбол федерациясе җитәкчелеге карашына туры килә".

Мәктәп волейбол лигасы республиканың волейбол хәрәкәте өчен "алтын" сезонны тәмамлады. Исегезгә төшерәбез, «Зенит-Казан» ирләр волейбол командасы һәм «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы быел Россия чемпионнары булды.

Бүген үз бүләкләрен мәктәп волейбол лигасы чемпионнары, кызлар һәм яшүсмерләр командалары алды. Кызлар арасында беренче урынны Яшел Үзән муниципаль районының Нурлат урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы, егетләр арасында Казан шәһәренең Идел буе районының 6 нчы гимназия командасы яулады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International