Дәүләт Советы депутатлары Иран Ислам Республикасы халкының кайгысын уртаклаша

2024 елның 20 мае, дүшәмбе, 16:30

Бүген Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгының Казандагы офисы янында авиаһәлакәттә һәлак булган Иран Президенты Ибраһим Раиси һәм аны озата баручы кешеләрнең фаҗигале үлеме уңаеннан импровизацияләнгән мемориал янында чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кушуы буенча парламентарийлар бөтен депутатлар корпусы исеменнән Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзаханига кайгы уртаклашып мөрәҗәгать  иттеләр.  

Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани республика җитәкчелегенә Иран халкы өчен авыр булган бу көннәрдә игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Бүген бирегә килгән, шулай ук кайгы уртаклашу сүзләре язылган хатлар җибәргән һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 19 майда Иран Ислам Республикасы Президенты Сәед Ибраһим Раиси һәм аны озата баручы кешеләр утырган вертолет Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе тауларында һәлакәткә очраган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International