Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын электрон алдан тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды

2024 елның 20 мае, дүшәмбе, 18:23

Бүген «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүдә катнашучылар өчен электрон тавыш бирү башланды. Ул 20-26 майда узачак.

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны партиянең алдан тавыш бирүендә катнашырга чакырды. Бу хакта парламент башлыгы Апас бистәсендә узган авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсендә белдерде.

"Үзегез күбрәк ышанган кандидат өчен тавыш бирегез. Ә без бу кешеләрнең ярдәменә таяначакбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин район активына һәм татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп.

Парламент башлыгы шулай ук «Бердәм Россия»нең илдә сайлаулар алдыннан алдан тавыш бирүне үткәрүче бердәнбер партия булуын искәртте. "Бу – безнең өчен җаваплы чара. Шулай итеп, без сайлаучылар белән кандидатлар буенча киңәшләшәбез", - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, яңа чакырылыш Дәүләт Советына әзерлекле, грамоталы, анализлый белүче депутатлар килергә тиеш. "Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кешеләр үз фикерләрен белдерәчәк. Безнең бурыч бер – киләчәк парламентта белемле, сөйләшә һәм анализлый белгән депутатлар булсын. Без аларны «Бердәм Россия» сәяси партиясе фракциясенә берләштерәчәкбез, бу парламентка киләчәк тормыш мәсьәләләре буенча бурычларны бергәләп хәл итү өчен Татарстан Рәисе, Хөкүмәт, республика муниципалитетлары белән уңышлы хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Электрон алдан тавыш бирү (ЭПГ) PG.ER.RU сайтында  20 майда Мәскәү вакыты белән төн уртасында башланды. Сайлау хокукына ия булган теләсә кайсы татарстанлы катнашучылар өчен тавыш бирә ала. Сайлаучыларны теркәү 24 майга кадәр дәвам итә. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау быел сентябрьдә узачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International