Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында цифрлы технологияләрне производствога кертү мәсьәләләре каралды

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе, 16:57

Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды. Комитет әгъзалары республика икътисадының җитештерү секторына цифрлы технологияләрне кертү, шулай ук предприятиеләрне югары квалификацияле эшче кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар дәүләт милкен хосусыйлаштыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.

"Сәнәгать предприятиеләренең цифрлы трансформациясе катлаулы күп дәрәҗәле процесс булып тора, ул предприятиеләр ягыннан да, дәүләт ягыннан да инновацияләргә ярдәм итү мәсьәләләрендә игътибар һәм көч таләп итә», – дип басым ясады Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин.

Икътисадның җитештерү секторында цифрлы технологияләрне кертү хезмәт җитештерүчәнлеген һәм конкурентлыкка сәләтлелекне арттыруның төп факторы булып тора, дип ассызыклады утырышта катнашучылар. Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе цифрлаштыру индексы буенча әйдәп баручы илләрдән ике тапкырга диярлек калыша. Шул ук вакытта безнең республика предприятиеләренең цифрлы өлгерү дәрәҗәсе 44% тан артып китә. "Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россиядә лидерларның берсе булып тора, - дип ассызыклады министрның беренче урынбасары. - Бүгенге көндә химия һәм газ химиясе предприятиеләрендә цифрлы өлгерүнең иң югары дәрәҗәсе - уртача 50%. Цифрлы паспортларны анализлау күрсәткәнчә, предприятиеләрнең төп бизнес-процесслары буенча цифрлаштыру дәрәҗәсе 43,5% тәшкил итә.

Родион Карпов аерым рәвештә цифрлы өлгерү буенча лидер булган кайбер предприятиеләргә тукталды – бу "КАМАЗ", аның цифрлаштыру күрсәткече 82%, "Татнефть" – 71%, шулай ук "ТАИФ-НК", "Казаноргсинтез", "Сетевая компания" предприятиеләре. "Цифрлы технологияләрне уңышлы гамәлгә кертү өчен предприятиедә бизнес-процессларны дөрес төзергә кирәк. Без предприятиеләрдә кул хезмәтен куллану, производствоның туктап торуы, артык запаслар, брак, түбән табыш алуга бәйле югалтуларны ачыклау өчен бизнес-процессларны автоматлаштыру дәрәҗәсен диагностикалау һәм бәяләүне тәкъдим итәбез», – дип йомгаклады сүзен докладчы.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев республикада өч меңнән артык ИТ-компания эшләвен, шуларның 9ы  республиканың система булдыручы компание булуын  билгеләп үтте. "Бу 40 меңнән артык белгеч, алар программа тәэминаты эшләү, аларны файдалануга кертү, башка хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнәләр. Республиканың ИТ-тармагы икътисады башка еллар белән чагыштырганда үсә. Бу безнең эшләүчеләрнең хезмәтләренә ихтыяҗ булуны күрсәтә", - дип билгеләп үтте ул. 

Икътисадны квалификацияле эшче кадрлар белән тәэмин итү буенча вәзгыять турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиулов сөйләде. Ведомство мәгълүматлары буенча, югары технологияле тармаклар кадрларына ихтыяҗ 7 еллык перспективага 11,6 мең кеше һәм 2025 елга 2 мең кеше тәшкил итә. "Төп ихтыяҗ - мәгълүмат системасы һәм программалаштыру, куркынычсызлык, системаны интеллектуаль интеграцияләү һәм башка белгечләргә", – дип билгеләп үтте Рөстәм Вәлиулов.

Тәкъдим ителгән мәгълүматны тикшергәннән соң, комитет профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга берничә тәкъдим дә кергән карар кабул итте.

Бүген депутатлар Дәүләт милкен хосусыйлаштыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Үзгәрешләр кертү Федераль закон кабул ителү белән бәйле, ул дәүләт һәм муниципаль милекне читләштерү шартларын төгәлли, ягъни мондый милекне минималь рөхсәт ителгән бәядән сату механизмын билгели. Закон проекты белән республика законына тиешле үзгәрешләр кертелә.  Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен минималь рөхсәт ителгән бәядән сатып алу-сату шартнамәсен төзү тәртибен билгеләү вәкаләтен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты компетенциясенә кертергә тәкъдим ителә.

Комитет утырышында шулай ук Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International