Дәүләт Советында Татарстан территориаль сайлау комиссияләре рәисләре өчен семинар узды

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе, 17:54

Бүген Дәүләт Советында Татарстан территориаль сайлау комиссияләре рәисләре өчен белем бирү семинары узды. Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сәламләде.

Юрий Камалтынов комиссия җитәкчеләренә эшләрендә уңышлар теләде. "Татарстан сайлау комиссияләре системасының, дәүләт хакимияте органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм партияләрнең бердәм  хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә без югары нәтиҗәләргә ирешәбез, - диде ул, - бу күбесенчә урыннардагы эшләр белән бәйле. Кешеләр хакимият органнарына ышаналар һәм  сайлауларга актив киләләр".

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәренең сайлау комиссиясе белән җитәкчелек итү тәҗрибәсен искә төшерде. "Сайлау комиссиясе рәисе булу бик җиңел түгел, - диде ул, - сезнең стресска чыдамлыгыгыз, һәр сайлаучыга игътибарлы булуыгыз, эшкә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сайлау процессында Республикабызга чиксез тугры булган, Татарстанны яраткан һәм монда яшәве һәм эшләве белән горурланган кешеләр генә эшли ала дип саныйм".

Очрашуда катнашучыларга республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев мөрәҗәгать итте. "Төп сайлау кампаниясе – Россия Федерациясе Президентын сайлау узды. Сайлауларның мәгънәсе тирән һәм күпкырлы. Безнең өчен, Татарстан сайлау системасы хезмәткәрләре өчен, сайлауларның җитди шикаятьләрсез узуы аеруча мөһим. Бу безнең эш сыйфатының төп күрсәткече. Сайлау нәтиҗәләре алга таба эшләү өчен иң кыйммәтле сабак булды инде. Бүген без 7 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерләнүгә старт бирәбез. Һәм традицион рәвештә белем бирү программасыннан старт алабыз".

Чарада республиканың  барлык территориаль сайлау комиссияләре җитәкчесе катнашты, алар – 65. Очрашуда катнашучылар Россиянең сайлау законнарындагы соңгы үзгәрешләр, 2024 елның сентябрендә Татарстан парламенты депутатларын сайлауга әзерлек һәм үткәрү буенча календарь планы проекты турында фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International