Фәрит Мөхәммәтшин: "Киләчәк буыннар өчен халыкларның мәдәни мирасын саклап калу мөһим"

2024 елның 24 мае, җомга, 15:43

Бүген Мәскәүдә Россия парламентының югары палатасы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча совет утырышы узды, аны РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Константин Косачев үткәрде. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре Россия халыкларының матди булмаган этномәдәни байлыгын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта видеоэлемтә режимында  Дәүләт Советы Рәисе, Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча совет рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышны ачып, Константин Косачев билгеләп үткәнчә, Россия халыкларының матди булмаган этномәдәни байлыгын саклау мәсьәләләре бүген Федерация Советының Россия Федерациясендә Халык сәнгать кәсепләрен саклау һәм үстерү комиссиясе вәкилләре белән берлектә карала. "Ике атнадан соң гамәлгә керә торган федераль законнардагы яңа төзәтмәләргә ярашлы рәвештә, халык сәнгать кәсепләре дә Россиянең матди булмаган мәдәни байлыгына кертелгән, шуңа күрә безнең бүгенге уртак утырыш, минем карашка, бик табигый һәм вакытлы», – дип ассызыклады ул. Федераль законнар нигезендә матди булмаган этномәдәни байлык объектларына телдән иҗат итү, халык традицияләре, традицион башкару сәнгате формалары, традицион һөнәрләр һ. б. керә.

Константин Косачев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә 193 милләт вәкилләре яши, алар 300гә якын тел куллана. "Матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау – илебездә милләтара гармонияне, тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итүнең мөһим факторы. Ә бу матди булмаган байлыкларга сакчыл карау буенча дәүләт сәясәте аларны уникаль дәүләт цивилизациясенең бердәм мозаикасына берләштерергә ярдәм итә», – диде совет рәисе.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан 2017 елда матди булмаган мәдәни мирас турында республика законын кабул иткән беренче төбәкләрнең берсе булды. Матди булмаган этномәдәни байлык турында Федераль закон 2022 елның октябрендә кабул ителде.

Утырыш нәтиҗәләренә комментарий биреп, Фәрит Мөхәммәтшин матди һәм матди булмаган мәдәни мирас һәр халыкның фундаменталь, төп кыйммәтләре булуына басым ясады. "Халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу һәм аларны киләчәк буынга тапшыру – бәһасез", - дип билгеләп үтте парламент башлыгы.  

Утырыш эшендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International