Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанның барлык тармакларының һәм хакимиятнең уңышлы эшләве нинди депутат корпусын сайлап куюга бәйле»

2024 елның 26 мае, якшәмбе, 22:36

Бүген кичке сигездә «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүе тәмамланды, аның кысаларында партиядән җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар билгеләнәчәк. Тавыш бирү тәмамланганнан соң Мәскәүдә Электрон алдан тавыш бирү блокчейнының шифрлау ачкычын тоташтыру тантанасы узды, ул элегрәк партиянең Үзәк Башкарма комитетында процедураны тышкы тыкшынулардан саклау һәм сайлаучыларның мәгълүматларының үзгәрешсезлеген гарантияләү өчен бүленгән иде, һәм тавышларны санау процессы башланды. Чарада видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы Секретаре, партиянең Татарстан төбәк бүлеге оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Елена Кузьмичева, Илшат Әминов катнашты. 

Партиянең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» сайлауларга кандидатларны ачык һәм намуслы ысул белән сайлап алучы бердәнбер сәяси көч булып кала. Бердәм тавыш бирү көнендә быел сентябрьдә 23 регионда төбәк башлыкларын, Россиянең 13 субъектында закон җыеннары депутатларын, шул исәптән Татарстанда да, ике административ үзәк башлыгын һәм 21 шәһәр думасы депутатларын сайларга кирәк булачак. «Бердәм Россия» нең алдан тавыш бирүенә 22 меңнән артык кандидат теркәлгән. Алдан тавыш бирү 20-26 майда тулысынча электрон форматта узды.

Генераль Совет Секретаре сайлаучыларның «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүенә кызыксынуы арта баруын ассызыклады. Алда торган закон чыгару  җыеннары депутатларын сайлау турында сүз барганда, алдан тавыш бирүдә тавыш бирүчеләр саны буенча абсолют күрсәткечләрдә Мәскәү лидер булды. Татарстан тавыш бирүдә 100 меңнән артык  кеше катнашкан лидер төбәкләр арасында аталды.

«Татарстан  – алдан тавыш бирүдә катнашучылар саны буенча лидерлар арасында, 171 меңнән артык кеше кандидатлар өчен тавыш бирде һәм үз фикерләрен белдерде, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, – без баштан ук сайлаучыларга мөрәҗәгать иттек һәм аларның фикеренә таяначакбыз дидек.  Кандидатларны сайлап алуның мондый процедурасы иң демократик. Сайлаучылар да битараф калмады».

Парламент башлыгы республикабызда яшәүчеләргә әлеге кампаниянең активлыгы һәм җаваплылыгын аңлавы өчен рәхмәт белдерде. "Алда зур эш көтелә, - диде ул, - сентябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, аннары – Татарстан Республикасы Рәисен, муниципаль депутатларны, Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак, һәм мин барлык татарстанлыларга мөрәҗәгать итәм – шундый ук актив булыгыз. Татарстанның барлык тармакларының һәм хакимиятнең  уңышлы эшләве сезнең нинди депутат корпусын сайлап куюыгызга бәйле».

Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш парламенты депутатлары да республика һәм ил алдында торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен әзер булачакларына  ышаныч белдерде.

30 майда Генераль Совет Президиумында «Бердәм Россия» алдан тавыш бирүнең соңгы нәтиҗәләрен ясалачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International