Дәүләт Советы депутатлары наркомания таралуны профилактикалау мәсьәләләре буенча Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә ниятли

2024 елның 27 мае, дүшәмбе, 13:14

Дәүләт Советы депутатлары РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга наркомания таралуны профилактикалау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында билгеле булды. Моннан тыш, парламентарийлар юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерделәр, республика Югары суды тәкъдим иткән җәмәгать судьялар итеп сайлану өчен кандидатураларны хупладылар, башка актуаль мәсьәләләрне карадылар.

Татарстан парламентарийлары мөрәҗәгате проектын тәкъдим итеп, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров Эчке эшләр министрлыгы статистикасы буенча наркотиклар тарату һәм сату белән бәйле җинаятьләрнең шактый өлеше соңгы вакытта, кызганычка каршы, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынуын ассызыклады. Бу күпчелек очракта мондый хокук бозулар өчен җәза 16 яшьтән генә каралу белән бәйле.

2023 елда полиция хезмәткәрләре Татарстанда наркотикларның законсыз әйләнешендә катнашкан өчен 47 балигъ булмаган баланы тоткарлаган, шул ук вакытта аларның унбише 16 яшькә дә җитмәгән. Быелның беренче кварталында наркотикларның законсыз әйләнешенә катнашы булган 22 яшүсмер тоткарланган, шул исәптән 15 җинаятьнең составы авыр, шуларның 11е психоактив матдәләр сату белән бәйле. Балигъ булмаганнар, үзләренең җаваплылыктан кача алачакларын белеп, наркотикларга бәйле җинаять кылганның беренче фактыннан соң да кабат шундый ук җинаятькә барган  очраклар бар.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 20 маддәсе буенча 16 яшьтән башлап гомуми кагыйдәләр буенча җинаять җаваплылыгы каралган. Тыелган психоактив матдәләрне сату белән бәйле җинаятьләрнең җәмәгатьчелеккә зур куркыныч булуын һәм балигъ булмаган җинаятьчеләр санының артуын исәпкә алып, Дәүләт Советы депутатлары Россия парламентының түбән палатасына мондый җинаятьләр кылган өчен җинаять җаваплылыгы барлыкка килә торган яшьне киметүне күздә тоткан закон актларын эшләү мөмкинлеген карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә планлаштыра. Мөрәҗәгать проекты парламентның якынлашып килүче утырышында каралачак.

Комитет утырышында депутатлар шулай ук юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, узган ел 2022 ел белән чагыштырганда аварияләрнең төп күрсәткечләре кимегән. Юл-транспорт һәлакәтләре саны да, һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр саны да өчтән бер өлешкә диярлек кимегән. Узган ел Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каршы як полосага чыгу белән бәйле 18 меңнән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны, 2,5 меңнән артык узып китү кагыйдәләрен бозуны булдырмый калуга ирешкәннәр.

2023 елда җәяүлеләрне бәрдерүнең  962 очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 74 кеше һәлак булган, 911 яраланган. "Машина йөртүчеләр гаебе белән аварияләр саны арта, саннар аз булса да, узган ел аварияләр саны 22гә арткан, ә җәяүлеләр гаебе белән, киресенчә, кимү күзәтелә. Узган ел аларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 73 меңләп беркетмә төзелгән», – диде Айрат Сәмигуллин.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеофиксацияләү системасын үстерүне дәвам итә. Татарстан, дәүләт инспекциясе вәкиле билгеләп үткәнчә, фотовидеофиксация чаралары саны буенча өченче урында тора. 2024 елның 1 гыйнварына куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен теркәү өчен 135 комплекс көйләнгән. Өстәмә комплексларны көйләү эше быел да дәвам итә.

Утырышта аерым рәвештә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм электр самокатлары катнашында авариялелекне киметү мәсьәләсе каралды. Депутат Игорь Бикеев эшнең ничек алып барылуы белән кызыксынды. Айрат Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Сүз, аерым алганда, тизлекне киметү һәм берничә урамда электр скутерларының хәрәкәтен чикләү турында бара.

Бүген комитет утырышында вәкаләтләр срогын чикләнмичә җәмәгать судьялары итеп сайлау өчен кандидатлар каралды. Балтач районы буенча (2 нче суд участогы) Фәрит Шәрифуллин, Лениногорск районы буенча (3 нче суд участогы) Альбина Вильданова, Казан шәһәренең Совет районы буенча (3 нче суд участогы) Камил Зарипов кандидатлары хупланды. Моннан тыш, профильле комитет әгъзалары Казан шәһәренең Идел буе районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны отставкадагы судья Марина Садриевага бер елга йөкләргә тәкъдим иттеләр.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин үткәрде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International