Фәрит Мөхәммәтшин: «Без сайлаучыларның өметләрен акларга тиеш»

2024 елның 28 мае, сишәмбе, 15:41

Бүген партиянең төбәк бүлеге сәяси советы Президиумы утырышында «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүенә нәтиҗә ясалды. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлау кампаниясендә партиядән тәкъдим ителгән алдан тавыш бирү җиңүчеләре исемлегенә бер мандатлы һәрбер сайлау округыннан бер вәкил керде. Моннан тыш, 57 кеше «Бердәм Россия» партия исемлегендә тәкъдим ителә. Сәяси совет президиумы утырышын Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Быел тавыш бирү электрон форматта узды. Анда республиканың 171 меңнән артык кешесе катнашкан.

«Аңлашыла ки, цифрлаштыру тормышыбызның барлык өлкәләренә үтеп  керде, әмма сайлаучыларыбыз белән шәхси очрашуларны бәяләп бетереп булмый. Бу – кешеләр белән сөйләшергә, аларны ышандырырга кирәк булган эш. Шул ук вакытта ил дәрәҗәсендә Татарстанның сайлаучылар активлыгы буенча Мәскәүдән соң икенче урында торуын да әйтәсем килә. Бу безнең сайлаучыларның кызыксынуын, башкарма секретарьларыбызның эшен күрсәтә – алар районнарда һәм шәһәрләрдә зур эш башкардылар. Алдан тавыш бирүдә барысы да чиста һәм хокук бозуларсыз узды. Без федераль үзәк тарафыннан югары бәя алдык», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларны партиядән тәкъдим итү өчен кандидатлар буенча алдан тавыш бирүгә старт 26 мартта бирелде. Документларны кабул итү һәм тикшерү, шулай ук консультацияне махсус оештырылган оештыру комитеты үткәрде, аның составына 17 кеше керә. Алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документларны 362 кеше тапшырган, әмма аларның кайберләре, кемнеңдер документлары тикшерү узмаган яисә тиешенчә тапшырылмаган булган, гаризаларын кире алган. Кайбер гариза бирүчеләр документларны тапшыру процедурасын оештыру комитетына шәхсән килмичә бозганнар, мондый хокук бары тик  махсус хәрби операциядә катнашучыларда гына булган, калган дәгъвачылар электрон тапшыруны үзләре килеп расларга тиеш булганнар. Шулай итеп, финиш сызыгында 312 кеше калган.

Бу кандидатлар тавыш бирү өчен электрон бюллетеньнәргә кертелгән. Шуларның: бердәм сайлау округы буенча 180 кеше, 50 бер мандатлы сайлау округы буенча 132 кеше. Бу исемлектән тугыз кеше – махсус хәрби операциядә катнашучылар.

"Кандидатлар арасында 77 хатын-кыз, 235 ир-ат. Иң күп катнашучылар 31-40 яшьләрдә – 32%. Иң өлкән яшьтәге кандидатка 78 яшь, иң яшь кандидатка 20 яшь,  – диде Дәүләт Советы Секретаре, партиянең алдан тавыш бирүне уздыру буенча Татарстан төбәк бүлеге оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина, – гамәлдәге чакырылыш Дәүләт Советының 66 депутаты, муниципалитетларның вәкиллекле органнарының 49 депутаты документларын тапшырды. Димәк, алдан тавыш бирүдә катнашучыларның 36 проценты депутатлык эшчәнлеге тәҗрибәсенә ия».

Лилия Маврина әйтүенчә, барлык кандидатларны, никадәр төрле булуга карамастан, Татарстан һәм аның халкы файдасына «Бердәм Россия» белән бергә эшләү теләге берләштерә. «Һәр катнашучының потенциалын безнең партия эшендә кулланырга, партия проектларын гамәлгә ашыруга һәм иҗтимагый оешмалар эшенә җәлеп итәргә тәкъдим итәм. Бу безнең партиянең кадрлар резервы», – диде Лилия Маврина президиум әгъзаларына.

Бүген Сәяси совет президиумы караган кандидатлар исемлеге партиянең Генераль Советы Президиумына раслауга кертеләчәк, аның утырышы 30 майга планлаштырылган. 25 июньдә «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм сайлау округы һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү буенча конференциясе узачак.

Төбәк сәяси советы президиумы утырышы ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның зур сайлау циклында булуын, сентябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, аннары Татарстан Республикасы Рәисен, муниципаль депутатларны һәм Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачагын әйтте. «Махсус хәрби операция бара, ил, республика икътисадына тәэсир итә торган санкцияләр белән бәйле кыенлыклар, чикләүләр бар. Ләкин без күпмилләтле халкыбызны берләштерә һәм сайлаучыларыбызның хуплавын ала алабыз. Алар безгә ышаналар. Без сайлаучыларның өметләрен, Татарстан Республикасы халкының зур ышанычын акларга тиешбез. Алда – зур эшләр», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International