Республикада ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2024 елның 28 мае, сишәмбе, 15:30

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар республиканың ветеринария иминлеген хокукый камилләштерү мәсьәләләрен карадылар, «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар, кайбер төбәк парламентларының федераль органнарга мөрәҗәгатьләрен килештерделәр.

Татарстан Республикасының ветеринария куркынычсызлыгын хокукый камилләштерү һәм хайваннарның йогышлы һәм аеруча куркыныч авырулары буенча эпизоотик иминлекне тәэмин итү һәм аларның таралу куркынычын киметү турында мәгълүматны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Татарстан Республикасы буенча Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев җиткерде.

"Республиканың  аеруча куркыныч хайваннар авырулары буенча эпизоотик иминлеге турыдан-туры авыл хуҗалыгы предприятиеләренең биологик иминлеген тәэмин итүгә һәм хайваннарны тотуның ветеринария - санитария кагыйдәләрен үтәүгә бәйле, – дип билгеләп үтте Габделхак Мотыгуллин. – Бүгенге көндә котыру авырулары, Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы, йогышлы дерматит, бруцеллез, туберкулез һәм башка йогышлы авырулар куркынычы аеруча зур".

Ветеринария хезмәтләреннән аеруча мөгезле эре терлек бруцеллезы борчый. Россия территориясендә бу инфекция белән зарарлануның 130дан артык очрагы теркәлгән. Бруцеллез буенча 32 төбәк имин түгел дип игълан ителгән. Идел буе федераль округында әлеге инфекция Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Саратов өлкәләре, Мордовия һәм Татарстанда теркәлгән. Барлык очракларда да инфекциянең сәбәбе – чыгышы билгесез хайваннарны рөхсәтсез кертү.

Габделхак Мотыгуллин әйтүенчә, предприятиеләр, хуҗалыклар, гражданнар хайваннарны тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен һәм биологик куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән очракта, барлык инфекцияләрне кисәтергә һәм булдырмаска мөмкин. "Күп кенә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре бу чараны санга сукмый, – дип басым ясады ул. – Кызганычка каршы, хайваннарны рөхсәтсез кертүгә юл куеп, бөтен көтүне югалтырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы оешмаларының барлык категорияләре өчен минималь таләпләр – тоташ койма, дезинфекция барьеры, санитар пропускник. Шулай ук карантин биналары кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кертелгән барлык терлекләр карантин үтәргә тиеш, аның барышында ветеринария хезмәте күзәтү, инфекцияләрне ачыклау, эшкәртү һәм вакцинацияләү өчен лаборатория тикшеренүләре өчен пробалар алу үткәрә. Барлык бу чаралар тәмамланганчы һәм кертелгән терлекләрнең иминлеге расланганчы, аларны көтүгә кушу тыела".

Илнур Галиев әйтүенчә, 2023 елда бруцеллез аркасында республикада 6,4 мең баш мөгезле эре терлек юк ителгән, ә кош гриппы таралу Лениногорск кош фабрикасында 213 мең баш кошны юк итүгә китергән.

Азык-төлек куркынычсызлыгы өлкәсендәге законнарны бозган өчен штраф чараларының нәтиҗәсезлеген билгеләп, федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр тәкъдим итте. Алар авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең, эшмәкәрләрнең, шулай ук терлек һәм кош-корт ташучыларның хайваннарны тоту өчен шартлар тудыру, башка төбәкләрдән керткән терлекнең сәламәтлеге өчен җаваплылыгын арттыруны күздә тота.

Комитет Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек хезмәте идарәсе мәгълүматларын игътибарга алды. Моннан тыш, депутатлар ветеринария хезмәтләренә хайваннарны һәм кошларны тотуның ветеринария кагыйдәләрен бозучы хуҗалык итүче субъектларның эшчәнлеген туктатып тору, шулай ук терлекчелек һәм кошчылык объектларын йогышлы авырулардан биологик саклау дәрәҗәсен арттыру буенча эшне дәвам итәргә киңәш иттеләр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International