Фәрит Мөхәммәтшин: "Республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында истәлекне саклау – безнең изге бурычыбыз»

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе, 13:02

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары Казанның Яңа Татар зиратында булып төрле елларда төрле дәүләт вазыйфаларында эшләгән күренекле сәяси эшлеклеләрне, шул исәптән ТАССР Верховный Советы җитәкчеләрен хөрмәтләп искә алдылар. Зиярат кылу ТАССРны оештыру  турында декретка кул куелуга 104 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында узды, бу датаны республика җәмәгатьчелеге 27 майда билгеләп үтте.

Парламентарийлар ТАССР Верховный Советы җитәкчеләре Сәлах Низамов һәм Салих Батыев, КПССның Татар өлкә комитетының беренче Секретаре Гомәр Усманов һәм республика парламентының берничә чакырылыш депутаты Туфан Миңнуллин каберләренә чәчәкләр салдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин җирләү урыннарының чисталыгына һәм тәртиплелегенә игътибар итте, бу, аның фикеренчә, гади казанлыларның һәм муниципаль хакимиятләрнең танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләр, галимнәр, артистлар, язучылар, композиторлар истәлегенә хөрмәтле мөнәсәбәте турында сөйли. "Дәүләт Советында тарихи даталарда җирләү урыннарына бару һәм парламент җитәкчеләре һәм депутатлары булып эшләгән кешеләргә хөрмәт күрсәтү яхшы традициягә әйләнде, – дип  белдерде Дәүләт Советы Рәисе журналистлар белән аралашканда. – Республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында истәлекне саклау – безнең изге бурычыбыз, шуңа күрә ел саен каберләрне тәртипкә китерәбез, чәчәкләр салабыз. Алар һәрвакыт безнең хәтердә, халкыбыз аларның хезмәтләрен, Татарстан үсешенә керткән өлешләрен онытмый. Алар турында истәлек, беренче чиратта, безгә, хәзерге депутатларга кирәк. Киткәннәргә хөрмәт белдерүнең тәрбияви әһәмияте  дә бар. Безнең өчен алар – үз республикаларына, үз халкына хезмәт итү үрнәге".

Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев әйтүенчә, республика җитәкчеләренең һәр буыны Татарстан үсешенә лаеклы өлеш керткән. "Бернәрсә дә юктан бар булмый, – диде ул. – Безнең республика бүген Россиядә генә түгел, дөньяда да билгеле икән  – бу алдагы буын җитәкчеләрнең хезмәте нәтиҗәсе. Шуңа күрә хәзерге буын аларның исемнәрен истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиеш".

Чарада шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Айрат Зарипов, Римма Ратникова, Мәгъсүм Сәлахов, Альберт Хәбибуллин, Азат Хамаев, Лотфулла Шәфигуллин, Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре катнашты.

Казанның Яңа Татар зиратында Татарстанның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән күп кенә танылган шәхесләр җирләнгән. Алар арасында – 1982-1989 елларда КПССның Татар өлкә комитетының беренче секретаре Усманов Гомәр Исмәгыйль улы, 1951-1959 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисе Низамов Сәлах Низам улы, 1960-1989 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисе Батыев Салих Гыйлемхан улы, 1985-1990 елларда һәм 1995 елдан 2012 елга кадәр  республика парламенты депутаты Миңнуллин Туфан Габдулла улы.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International