Вадим Никитин Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

2024 елның 31 мае, җомга, 12:33

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Муниципаль депутатлар РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына эшкә күчү сәбәпле, район башлыгы Анатолий Ивановның отставкасын кабул иттеләр, шулай ук Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруга Вадим Никитин кандидатурасын хупладылар.

Мамадыш муниципаль районы Советының утыз беренче чираттан тыш утырышы район политехник көллиятендә узды. Кадрлар мәсьәләләрен тикшерүгә күчеп Анатолий Иванов чарада катнашучыларга чираттан тыш утырыш үткәрү сәбәпләрен аңлатты. Беркадәр вакыт элек Анатолий Иванов Мамадыш районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза биргән. 2021 елгы сайлаулар нәтиҗәләре буенча ул «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан Татарстан Республикасыннан тәкъдим ителгән сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның федераль исемлегенең төбәк төркеме составына кергән иде. Дәүләт Думасы депутаты Елена Ямпольская Россия Федерациясе Президенты хакимиятенә эшкә күчү сәбәпле, Россия Үзәк сайлау комиссиясе Анатолий Ивановка Дәүләт Думасы депутатының вакантлы мандатын тәкъдим итә.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Анатолий Иванов 13 елдан артык туган районында намус белән җитәкчелек иткән, күп күрсәткечләр буенча югары нәтиҗәләргә ирешелгән. 2023 ел йомгаклары буенча республика агросәнәгать комплексы рейтингында район лаеклы 4 урынны алган. Районның тулаем территориаль продукты күләме 16,4 млрд сумга җиткән, 2014 елдан алып  2,5 тапкыр арткан. "Бу чорда, сезнең бердәм эшләвегез нәтиҗәсендә, территориаль үсешнең күп кенә мәсьәләләре хәл ителде, икътисадта һәм социаль өлкәдә зур удышларга ирешелде", – дип басым ясады парламент башлыгы.

Залның көчле алкышлары астында Фәрит Мөхәммәтшин Анатолий Ивановка Дәүләт бүләге  – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырды.

Анатолий Иванов район инициативаларына һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, шулай ук барлык мамадышлыларга туган районның үсешенә керткән хезмәтләре  рәхмәт әйтте. "Мин бу трибунадан күп тапкыр чыгыш ясадым, әмма иң катлаулысы, мөгаен, бүгендер. Мин монда күп еллар эшләвем белән горурланам. Төрле вакытлар булды, әмма тулаем алганда стратегия дөрес төзелде», – дип йомгаклады сүзен Анатолий Иванов.

Фәрит Мөхәммәтшин Анатолий Ивановка яңа урында уңышлар теләде, Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары, ә алар – 15, «законлылыкны саклыйлар, республика мәнфәгатьләрен яклыйлар» дип билгеләп үтте. 

Район башлыгы белән бер үк вакытта Башкарма комитет җитәкчесе Олег Павлов та отставкага китте. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, бу Олег Павловның башка эшкә күчүенә бәйле.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруга Вадим Никитин кандидатурасын тәкъдим итте. Мамадыш районы Җөри авылында туып үскән, күп еллар туган районы администрациясендә эшләгән. Соңгы ел ярымда Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты белән җитәкчелек иткән.  "Дәвамлылыкны, куелган бурычларны үтәүдә яңа импульсны тәэмин итү өчен районда абруйлы лидер җитәкчелегендәге нәтиҗәле идарә итү командасын формалаштыру мөһим, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Вадим Никитин үзен таләпчән һәм эшлекле җитәкче итеп күрсәтте, абруйлы, кешеләр, хезмәт коллективлары белән эшләү тәҗрибәсе бар.   Узган ел Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервына кертелгән, республика программасы буенча тиешле әзерлек үткән. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча сезнең карарыгызга Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын Вадим Никитинга йөкләү турындагы тәкъдимне кертәм".

Вадим Никитин кандидатурасын депутатлар бертавыштан хуплады. "Ул зур гаиләгә кабул ителде. Һәм Анатолий Иванов әйтүенчә, күп эш башкарылган, әмма әле алда күп эшләр тора. Эстафетаны кабул итеп, барлык конкурс процедураларын узгач, Вадим Никитин районның башлыгы итеп сайланыр һәм аны алга алып барыр дип ышанабыз", – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International