Яшүсмерләр клубларын модернизацияләү һәм авыл яшьләренә ярдәм итү: Ринат Садыйков Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында сөйләде

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 13:27

Бүген Дәүләт Советының илле дүртенче утырышында парламентарийларга ТР Министрлар Кабинетының Яшьләр хәле һәм республика территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турындагы доклады тәкъдим ителде.

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстан Республикасында  яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы,  гамәлдә булган яшьләр проектлары һәм программалары, шулай ук бу өлкәгә җәлеп ителгән чаралар турында җентекләп сөйләде. Мәсәлән, 2023 елда республикага федераль бюджеттан «Регион яшьләр өчен» проекты һәм Россия яшьләренең  форум кампанияләре кысаларында 400 млн.сумнан артык акча кергән. Татарстан яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга федераль акчалар җәлеп итү буенча топ-5 регионнар исемлегенә кергән.

Федераль акчага Әлмәттә «Фабрика» һәм Казанда «Вертолет» яшьләр үзәкләре  реконструкцияләнгән, РЕ'АКТОР  арт-резиденциясе проектлары, «Беренчеләр вакыты» яшьләр автобус туры, тармак белгечләре өчен белем бирү программалары гамәлгә ашырылды. Быел федераль акчалар Химиклар мәдәният йорты базасында республика яшьләр үзәген модернизацияләүгә юнәлдерелгән.

Балалар лагерьларын һәм аларга керү юлларын реновацияләү, яшүсмерләр клубларын һәм яшьләр үзәкләрен ремонтлау программалары ярдәмендә узган ел 76 объектны ремонтлау һәм 2 объектны яңадан төзү мөмкин булган. 2023 елда бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме 4,7 млрд.сумга якын тәшкил иткән. 2014 елдан модернизацияләнгән учреждениеләр өлеше 68% тәшкил итә.

Министр билгеләп үткәнчә, быел Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Авыл яшьләре»   программасын финанслау 22 млн.сумга кадәр арткан. "Әлеге программаны без узган ел авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә әзерләдек. Аның ярдәмендә авыл яшьләре үзләренең һөнәри мөмкинлекләрен киңәйтә, эшкуарлык эшчәнлеге күнекмәләрен ала алачак", - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.

Яшь гаиләләргә ярдәм торак программаларын гамәлгә ашыру ярдәмендә башкарыла. Әмма, министр билгеләп үткәнчә, монда зур чират барлыкка килгән. 2023 ел ахырына торак шартларын яхшыртуга 3 меңнән артык гаилә мохтаҗ. Ринат Садыйков әйтүенчә, министрлык ТР Фәннәр Академиясе белән берлектә икътисадның өстенлекле тармаклары предприятиеләрендә эшләүче яшь галимнәр һәм белгечләр өчен программа да эшли.

Мөһим юнәлешләрнең берсе – балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру. Реновация программасы буенча 2015 елдан 173 яшүсмерләр клубы ремонтланган, Казанда яңа «Яратам» клубы төзелгән. Балалар сәламәтләндерү лагерьлары эше ярдәмендә ел саен 200 меңнән артык укучының, шул исәптән Лисичанск һәм Рубежноедан килгән балаларның, шулай ук ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашкан балаларның ялын оештыру мөмкин булган.

Студент отрядлары, Ринат Садыйков әйтүенчә, яшьләрне үстерү һәм аларга ярдәм итү буенча тагын бер юнәлеш. "Узган ел 15 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылды. Студентлар халыкара һәм бөтенроссия проектларында эшләделәр, фәнни-җитештерү отрядлары 34 сәнәгать предприятиесендә эшләде, 2,5 меңгә якын кеше укыды һәм яңа эшче һөнәрләре алды», – дип белдерде  докладчы.

Ринат Садыйков "Беренчеләр хәрәкәте" эшчәнлеге нәтиҗәләренә аерым тукталды. Эш башланып ел ярым вакыт узуга һәр районда җирле бүлекчәләр, 1,5 меңнән артык беренчел бүлекчәләр ачылган, катнашучыларны төрле чаралар белән колачлау 150 меңнән артык кеше тәшкил итә.

Яшьләр эшләре буенча министрның доклады депутатлар арасында бәхәсләр тудырды, аерым алганда, парламентарийларны татар яшьләренең иҗтимагый оешмаларын үстерү перспективалары, яшь гаиләләргә социаль торак бирү, яшьләрне эшкә урнаштыру, авыл яшьләрен үстерү программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашкан балаларга ярдәм итү мәсьәләләре кызыксындырды.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов хезмәттәшләренең игътибарын стипендияләрнең түбән булуына юнәлтте. Бу мәсьәләне шунда ук хәл итәргә кирәк, дип ышана парламентарий.

Мәсьәләне тикшерүдә шулай ук депутатлар Александр Комисаров, Николай Рыбушкин, Илшат Әминов, Фадбир Сафин, Илдар Шамилов, Таһир Һадиев, Рима Мөхәммәтшина, Ләлә Кадермәтова, Эдуард Шәрәфиев катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International