Республика Хисап палатасының 2023 елдагы эше турындагы хисап парламент утырышында каралды

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 14:28

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга 2023 елда республика Хисап палатасы эшчәнлеге турында турында мәгълүмат бирелде. Доклад белән ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.

Альберт Вәлиев әйтүенчә, 2023 елда үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 4 млрд сумнан артык хокук бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланган.  "Аларны бетерү максатыннан Хисап палатасы тарафыннан законнарда билгеләнгән чаралар гамәлгә ашырылды – тәкъдимнәр кертелде, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, барлык контроль чаралар буенча актлар ТР Прокуратурасына тапшырылды, – диде ул. – Кайбер материаллар махсус тармак компетенциясе органнарына – Федераль монополиягә каршы хезмәтнең, Росреестрның, Россельхознадзорның һәм башкаларның территориаль бүлекчәләренә җибәрелде".

Палата җитәкчесе урынбасары ел саен үткәрелгән чараларның нәтиҗәләренә анализ ясалуын ассызыклады һәм аларның кайберләрен санап чыкты. Мәсәлән, төп хокук бозулар булып хуҗалык әйләнешенә дәүләт, муниципаль милекне җәлеп итү буенча чаралар күрмәү; аны хокук билгеләүче документларны рәсмиләштермичә өченче затларга файдалануга тапшыру тора; бухгалтерлык хисабын алып бару, хисап язу таләпләрен үтәмәү; финанс ярдәме чараларын кулланганда хокук бозулар; дәүләт (муниципаль) сатып алуларны гамәлгә ашырганда  хокук бозулар.

Хисап палатасы финанс-бюджет дисциплинасының торышына йогынты ясый торган төп сәбәпләр һәм шартлар дип ведомство контроленең тиешенчә сыйфатлы булмавын, эчке аудит системасын җайга салуда һәм оештыруда идарәче җитәкче яки бюджет акчаларын алучының кызыксынуының булмавын, шулай дәүләт һәм муниципаль идарә  һәм бюджет өлкәсе учреждениеләре органнарның җаваплы затлары тарафыннан вазыйфаи бурычларын, регламентларны, инструкцияләрне үтәмәвен саный.

"Финанс - бюджет өлкәсендә хокук бозулар тудыручы сәбәпләрне, аларны тормышка ашыруга ярдәм итүче шартларны ачыклау һәм бетерү – бу дәүләт идарәсе системасының комплекслы эше, – дип билгеләп үтте Альберт Вәлиев. – Хисап палатасы анда даими нигездә катнаша, вакыт-вакыт республика Хөкүмәтенә бюджет процессында катнашучыларның финанс дисциплинасы торышы һәм үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында хәбәр итә. Шулай ук ел саен республикада дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы кысаларында палата бюджет чаралары һәм дәүләт, муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә ачыклана торган бер типтагы хокук  бозуларга һәм кимчелекләргә нәтиҗә ясый".

Әлеге мәгълүматка комментарий биреп, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин финанс контроле буенча баш органны бюджет өлкәсендәге хокук бозуларны кисәтү эшен көчәйтергә чакырды. "Әгәр хокук бозулар структурасы буенча тотрыклы булып калса, аларның кабатлануын булдырмас өчен профилактик чаралар комплексын эшләү максатка ярашлы булыр",  –  диде ул. – Хисап палатасы бюджет акчаларын максатчан куллануны контрольдә тоту буенча зур эш башкара, һәм мондый чаралар аның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәр иде".

Хисап палатасының хисабын игътибарга алып, Дәүләт Советы парламентның контроль орган белән закон проектлары һәм эксперт-аналитика эшчәнлегендә үзара эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Хисап палатасына Татарстан Республикасы дәүләт программалары проектларына һәм аларга үзгәрешләр кертүгә финанс-икътисадый экспертиза үткәрү эшен дәвам итәргә, дәүләт программалары белән идарә итүнең яңа системасына күчү белән бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә, шулай ук бюджет кредитлары буенча республиканың бурыч йөкләмәләрен вакытында үтәүне, Татарстан бюджетыннан бирелгән бурычларны кайтаруны контрольдә тотуны тәэмин итәргә тәкъдим ителде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International