Фәрит Мөхәммәтшин «Балалар илне сурәтли» конкурсында җиңүчеләрне котлады

2024 елның 7 июне, җомга, 14:47

Бүген Казанда, Н.И. Фешин исемендәге сәнгать училищесында «Балалар илне сурәтли» республика телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Республиканың төрле районнарыннан 6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 16 укучы лауреат булды. Конкурста җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

"Бүләкләү тантанасының традицион рәвештә Россия көне алдыннан узуы символик мәгънәгә ия, – дип басым ясады  республика парламенты башлыгы, җиңүчеләрне сәламләп, – Бу конкурс тәрбия эшендә, патриотизм формалаштыруда, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүдә бик мөһим роль уйный. Болар барысы да башлангыч сыйныф укучыларының, яшь рәссамнар конкурсында катнашкан балаларның рәсемнәрендә күренә. Казанга Татарстанның күп кенә шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән ата-аналар һәм педагоглар белән бергә без балаларның уңышларына шатландык. Илебезгә тугры булган шундый талантлы яшьләребез булганда без матур киләчәгебезгә ышанабыз".

Фәрит Мөхәммәтшин инициативалы проектлары өчен партиядәшләренә, шулай ук проектның идея илһамландыручысы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең «Парламент хәбәрләре» программасы җитәкчесе Дмитрий Второвка рәхмәт белдерде.

Дәүләт Советы Рәисе «Мин  - патриот» номинациясендә җиңүчеләргә – Кукмара районы Лельвиж мәктәбе укучылары Ангелина Алексеевага, Казан шәһәре Киров районы 182 нче политехник лицее укучылары Әмирә Букашевага, 1 нче Биектау мәктәбе укучылары Злата Шикинага, шулай ук Әлмәт районы 23 нче урта мәктәбе укучысы Роман Юрченкога бүләкләр тапшырды.

Быел 10 меңнән артык кеше катнашкан "Балалар илне сурәтли" конкурсы дүрт номинация буенча унсигезенче тапкыр узды – "Без –куркынычсыз юллар өчен!", "Россия Федерациясендә Гаилә елы" һәм "Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы". Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча 361 эш финалга үткән. 16 кеше абсолют җиңүче дип танылган. Быел шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь талантка» һәм «Иҗади инициатива өчен» махсус бүләкләре тапшырылды.

«Россия Федерациясендә Гаилә елы» номинациясендә Лаеш районының 1 нче гимназиясе укучысы Карина Абутдинова, Балык Бистәсе районыннан Самира Зәйнуллина, Әлмәт районыннан Инесса Биксина һәм Буа районыннан Алина Сәйфетдинова призерлар булдылар. Җиңүчеләргә бүләкләрне Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова һәм Римма Ратникова тапшырды.

"Бу номинациядәге һәр эш уникаль, гаилә традицияләре турында сөйли, – дип билгеләп үтт, Мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, – без сезнең бөтен гаиләгез белән җиләккә йөрүегезне, өй җыештыруыгызны, зур бәйрәмнәр үткәрүегезне күрәбез. Традицияләрне саклап калу һәм ныгыту, аларны буыннан-буынга тапшыру бик мөһим».

«Балалар илне сурәтли" проекты – иң актив проектларның берсе, без, партиячеләр, аны бик яратабыз, чөнки анда җан җылысы һәм шатлыклы хисләр күп, – дип басым ясады Римма Ратникова, – Бүгенге тантананы сәнгать училищесында үткәрү һич тә очраклы түгел. Бәлки, берникадәр вакыттан соң, монда безнең бүгенге җиңүчеләр дә укырлар".

Бүләкләү тантанасында шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, конкурсның Экспертлар советы рәисе Валентина Липужина, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов катнашты.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International