Фәрит Мөхәммәтшин Алабуга халкын Сабан туе белән котлады

2024 елның 9 июне, якшәмбе, 13:43

Бүген Алабуга шәһәр ипподромы татар халкының Сабантуй бәйрәмен үткәрү мәйданчыгына әверелде. ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклар ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе, парламент һәм Хөкүмәт исеменнән сәламләде. Алабуга Сабантуенда шулай ук РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова, Айдар Метшин һәм Рөстәм Кәлимуллин, Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да кунак булды.

Шәһәр мәйданына килгәч, Фәрит Мөхәммәтшин Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән бергә техника, тракторлар һәм машиналар, җирле җитештерү продукциясе күргәзмәсен карады. "Махеев" компаниясе чатырларына һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына барганда кунаклар төрле милләт кешеләренең дуслык һәм татулык атмосферасына игътибар иттеләр. Татар, рус, керәшен һәм мари өйләрендә республика парламенты җитәкчесенә милли йолалар күрсәттеләр, Алабуга иҗат коллективлары халык җырларын һәм биюләрен башкардылар.

Сабан туейның рәсми ачылышы мәйданның төп сәхнәсендә узды.

Бәйрәм мәйданы кунакларын сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Халык Сабантуеның берләштерүче ролен ассызыклады. "Бөтен республика буенча һәм зур илнең күп кенә почмакларында бу көннәрдә борынгы татар бәйрәме Сабан туе үткәрелә, - дип билгеләп үтте ул. - Бу бәйрәмдә без авыл халкына рәхмәт белдерәбез һәм кырларда һәм фермаларда эшләүчеләрне хөрмәтлибез. Алабуга районының хезмәт сөючән халкы республиканың социаль-икътисади үсешенә, шул исәптән аграр секторга да зур өлеш кертә, аның хезмәткәрләре, авырлыкларга һәм һава торышына карамастан, шушы көннәрдә язгы кыр эшләрен башкарып чыктылар, киләчәк уңышка нигез салдылар».

 Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Сабан туе, күптәнге йолалар буенча, дуслар һәм туганнарның очрашу урыны булып тора, бу бәйрәмгә кешеләр гаиләләре белән килә. "Сабан туе дуслыкны, туганлыкны, бердәмлекне чагылдыра, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Бу бәйрәмгә башка шәһәрләргә, авылларга күчеап киткән, туган йортларыннан еракта эшләүче һәркем кайта. Кунакчыл Алабуга аларны янәдән-янә яңартылган, яктырак балкыган халәттә кунакчыл итеп каршы ала һәм җыя. Бәйрәм белән сезне!»

Алабуга халкына сәламләү сүзе белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова мөрәҗәгать итте. "Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары безнең яраткан республикабызны федераль парламентта лаеклы тәкъдим итә, - диде ул. - Чөнки иң тырыш, кайгыртучан һәм бәхетле кешеләр Татарстанда яши. Быел Россиядә - Гаилә елы, ә Сабантуй – туганнары һәм дуслары белән билгеләп үтелә торган Гаилә бәйрәме инде ул. Шулай булды һәм шулай булачак та! Котлыйм сезне, кадерле алабугалылар!» 

Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев республика җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде, шәһәр һәм район халкының уртак тырышлыгы белән язгы кыр кампаниясенең уңышлы тәмамлануын, алабугалыларның язгы кыр бәйрәмен лаеклы каршы алуын билгеләп үтте. "Сабан туе безгә төп кешелек кыйммәтләрен – туган якка, гаилә учагына мәхәббәтне, гореф-гадәтләрне хөрмәт итүне искә төшереп, чыганакларга кайтара, - диде ул. - Бүген мин мөхтәрәм авыл хезмәтчәннәренә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләренә һәм җитәкчеләренә рәхмәт белдерәм".

Әлбәттә, Сабантуйның игътибар үзәгендә – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Төп мәйданда бүген авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм программасы профессиональ һәм үзешчән артистлар, шулай ук "Сабан туе сылуы - 2024" район конкурсы финалистлары катнашында театральләштерелгән тамаша һәм концерт белән дәвам итте. Шулай ук спорт ярышлары, уеннар һәм ат чабышлары узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International