Фәрит Мөхәммәтшин халыкны кабул итте

2024 елның 11 июне, сишәмбе, 12:58

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Рәисе” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте.

Казанның “За Родину” тарихи-ватанпәрвәрлек клубы җитәкчесе Эдуард Дорохин Дәүләт Советы Рәисенә Бөек Ватан сугышы чорында Кырымны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Эзтабарларның Кырым һәм Керчь герой-шәһәренә экспедициясе барышында Татарстаннан 21 солдатның җирләнүе турында мәгълүмат ачыкланган. Алар 1943-1944 елларда Керчь ярымутравын азат итү барышында һәлак булып, туганнар каберлегендә билгесез солдатлар буларак җирләнгән. “Керчь паркында якташларыбызның исемнәре күрсәтелгән истәлек тактасын урнаштыруда ярдәм итүне сорыйбыз”, – диде Эдуард Дорохин.

Фәрит Мөхәммәтшин эзләүдәге зур хезмәтләре, хәбәрсез югалганнарның исемнәрен билгеләү буенча тырышлыклары өчен өчен эзтабарларга рәхмәт белдерде. “Изге эш белән шөгыльләнәсез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Алда безне мөһим вакыйга – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы көтә. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә төрле яклап ярдәм итәчәкбез”.

Саба районының Шәмәрдән бистәсеннән килгән Нурия Головиева исә Фәрит Мөхәммәтшиннан торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорады. Күпбалалы инвалид ана әти-әнисе белән бер йортта яши икән. Дәүләт Советы Рәисе бу мәсьәләне үз контроленә алды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International