Казанда «Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

2024 елның 11 июне, сишәмбе, 22:33

Бүген «Шаян ТВ» телеканалы студиясендә «Балачак җыры» бәйгесенең бишенче сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.

Конкурсның максаты – балалар өчен татар телендә җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны эзләү, әлеге җырларны тану, балалар репертуарын композицияләр белән баету. Чара Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

Быел бәйгегә 100гә якын җыр кабул ителгән. Аларны иҗат итүчеләр арасында профессиональ композиторлар да, һәвәскәрләр дә булган. Жюри икенче тур өчен 20 җырны сайлап алган. Тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган ун җыр өченче турга узган.

Җиңүчеләргә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, «Шаян ТВ» телеканалы профиль комиссиясе ярдәме белән җиңүче җырлар өчен заманча аранжировкалар булдырачак һәм видеоклиплар төшерәчәк. Бу композицияләрне «Сәйлән» балалар телевизион фестивале катнашучылары башкарачак. Шулай ук җырлар «Балачак җыры» җыентыгына керәчәк.

Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International