Фәрит Мөхәммәтшин яшүсмерләргә паспорт тапшырды

2024 елның 12 июне, чәршәмбе, 13:00

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә «Сыйныф очрашулары» проекты катнашучылары белән аралашты. Чара Россия көненә багышланды. Очрашуда республиканың төрле районнарыннан яшьләр катнашты.

«Татарстан яшьләренең мөмкинлекләре зур, чөнки республика Россиянең алдынгы төбәкләре арасына керә. Дөрес оештырылган сәясәт ярдәмендә без кешеләрне эш белән тәэмин итә, продукция җитештерә һәм сата алабыз. Безнең икътисад күп векторлы, димәк, һөнәр сайлау өчен вариантлар күп. Һәм без яшьләребез белән горурланабыз», – диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан – күпмилләтле республика, һәм биредә һәр халык үз телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен сакларга тырыша. «Сабантуйларга татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә килә. Бу республикада тату булып һәм килешеп яшәү һәм яшьләрне укыту өчен барлык шартлар тудырылганлыгын күрсәтә», — дип белдерде ул. Дәүләт Советы Рәисе хәзерге вакытта Татарстанда 144 мең студент укый, алар арасында чит илдән килүчеләр дә бар, дип өстәде. «Казанга ел саен күпләп туристлар килә, чөнки шәһәр аларда кызыксыну уята. Без исә моның белән горурланабыз», – дип ассызыклады ул.

Парламент башлыгы шулай ук Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте, дип искәртте. Россиядә төп фундаменталь кыйммәтләр гаилә белән бәйле. Мөхәммәтшин «яшьләрне тәрбияләү, киләчәк тормышка әзерләү белән җитди шөгыльләнүче» «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчелеге һәм ТР Яшьләр министрлыгына рәхмәт белдерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International