Депутатлар округларда

2024 елның 14 июне, җомга, 10:49

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Республикада һәр авылда, районда һәм шәһәрдә Сабантуйлар  уза. Республика җитәкчелеге һәм парламенты исеменнән кунакларны һәм муниципалитетларда яшәүчеләрне Дәүләт Советы депутатлары котлады.

12 июньдә, Россия көнендә, Казанның «Авангард» паркында Россия Федерациясенең 14 яшь тулган гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Бу истәлекле вакыйга белән балаларны һәм аларның әти-әниләрен депутат Ольга Воронова котлады.

12 июньдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин Чаллыда яшәүчеләрне Россия көне белән котлады. Азатлык мәйданында зур бәйрәм программасы башланды. Ул вакытта депутат үзе игълан иткән «Бәхетле гаилә» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Ә 13 июньдә ул Чаллыда «Тормыш өчен яңа идеяләр» форумын оештырды. Актив җәмәгатьчелек, шәһәр Советы депутатлары, блогерлар, волонтерлар һәм битараф булмаган халык белән бергә шәһәр һәм республика өчен яңа проектлар идеяләре турында фикер алыштылар.

9 июньдә Әгерҗе муниципаль районында Сабантуй узды. Әгерҗе халкын һәм майдан кунакларын бәйрәм белән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов котлады. Ул авыл хуҗалыгы алдынгыларына һәм батырларга дәүләт һәм тармак бүләкләрен тапшырды. Әгерҗедә Сабантуй батыры бәрән һәм минитрактор алды.

Чайджум шәһәре мэры Бюлент Кантарджи җитәкчелегендәге Төркия делегациясе әгъзалары да Әгерҗе Сабантуе кунаклары булды. Исегезгә төшерәбез, узган ел Әгерҗе муниципаль районы белән Чайджум (Төркия Республикасы) муниципалитеты арасында туганлык бәйләнешләре урнаштыру турында килешү төзелгән иде. Кунаклар бәйрәм чараларында актив катнаштылар һәм татарстанлыларның республикада яшәүче барлык халыкларның мәдәни мирасына сакчыл мөнәсәбәтен билгеләп үттеләр

9 июньдә Чүпрәле муниципаль районында да Сабан туе булды. Дәүләт Советы исеменнән район халкын һәм кунакларын Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин котлады. Депутат шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә зур өлеш керткән авыл хезмәтчәннәренә ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

9 июньдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач муниципаль районы халкын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Сабантуй белән котлады. Район башлыгы белән бергә депутат Балтач районы алдынгыларына һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

9 июньдә Азнакай шәһәрендә Сабантуй узды. Бәйрәм театральләштерелгән пролог белән башланды, анда 500дән артык артист катнашты. Сабантуйда шәһәр халкын һәм кунакларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, шулай ук Төркиядән килгән хөрмәтле кунаклар –Төркиянең Бөек Милли Җыелышы депутатлары Бурханеттин Коджамаз һәм Айюдже Тюркеш Таш котладылар. Кунаклар районның төрле диаспоралары төзегән милли ишегалларын карадылар. Бәйрәм шәһәрнең «Юбилейный» стадионында кичке концерт белән тәмамланды.

8 июньдә Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова һәм Шамил Яһудин Нурлат шәһәрендә узган Сабантуй кунаклары булдылар.  Бәйрәмгә нурлатлылар 186 килограммлы чәк-чәк әзерләгәннәр, теләгән һәркем милли тәм-томнан авыз итә алган.

8 июньдә Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев Сарман районына эш сәфәре белән килде, анда Сабантуйны ачу тантанасында катнашты. Майдан үзәгендә милли көрәш буенча ярышлар узды. Алмаз Миңнехуҗин Сабантуй-2024нең абсолют батыры булды. Җиңүчеләрне бүләкләү бәйрәмнең төп сәхнәсендә узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле истәлекле бүләкләр тапшырылды.

8 июньдә милли Сабантуй  Баулы муниципаль районында узды. Олы яланлыкта спорт ярышлары, конкурслар һәм халык уеннары – милли көрәш, әйләнүче бүрәнә буенча йөрү, волейбол, кул көрәштерү – һәм башка уеннар узды. Майдан кунакларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин котлады.

8 июньдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа районында узган Сабантуйда катнаштылар. Буа аланы майданында бу көнне меңләгән шәһәр халкы һәм кунаклар җыелып язгы кыр эшләренең тәмамлануын бергәләп бәйрәм иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International