Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанда дуслыкның, милләтара тынычлыкның һәм татулыкның кадерен беләләр»

2024 елның 15 июне, шимбә, 15:01

Бүген Чаллыда Сабан туе «Сабантуй – туган җир бәйрәме» театральләштерелгән тамашасы белән ачылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмдә катнашучыларны һәм мәйдан кунакларын ТР парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләде.

Иң элек Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озатуында бәйрәм мәйданчыклары буйлап йөрде, анда халык осталарының чатырларын карады, шулай ук татар гаиләсендә килен каршылауның театральләштерелгән тамашасында кунак булды.

Махсус төзелгән авылда бәйрәм кунакларын автокалада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Капка төбендә хуҗа һәм хуҗабикә «Сабан туе гүзәле» шәһәр бәйгесендә җиңүчеләр белән бергәләп кунакларны икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алдылар һәм, йола буенча буенча, бергәләп колгага сөлгеләр бәйләделәр. Быел бәйрәмне оештыручылар шулай ук барлык кунакларга дуслык келәмен үрергә тәкъдим иттеләр, соңыннан аны шәһәр музеена тапшырачаклар.

 Сабантуйның рәсми ачылышы майданның төп сәхнәсендә узды.

"Безнең халкыбызның борынгыдан килгән һәм яраткан Сабан туе республикабызның шәһәрләре һәм авыллары буенча гына түгел, ә аннан читтә дә киң колач җәя , – дип басым ясады  Фәрит Мөхәммәтшин. – Аны зур илебезнең күп кенә төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә билгеләп үтәләр. Чаллы халкы традицион рәвештә матур бәйрәм әзерләгән. Шунысы куанычлы, сез эшли дә, ял итә дә  беләсез".

Парламент башлыгы әйтүенчә, Чаллы халкының бердәм командасы республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Ул производство алдынгылары һәм авыл хезмәтчәннәре адресына аерым рәхмәт сүзләре әйтте.

Татарстанда 175 милләт вәкилләре яшәвен билгеләп, Дәүләт Советы Рәисе һәр халыкның мәдәниятен саклау һәм үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. "Без бергә барлык халык бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез: рус Каравоны да, чуаш Уявы да, мари Гыроны Быдтон да, керәшен Питрау да, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Ә менә татар Сабантуе майданга, теленә, иманына һәм гореф-гадәтләренә карамастан барлык кешеләрне җыя. Аңа якын һәм ерак туганнар, дуслар җыелалар һәм аралашалар, бергә бәйрәм итәләр. Бездә мондый дуслыкның, милләтара тынычлыкның һәм татулыкның кадерен беләләр, һәм бу киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам. Бу дуслык белән без көчле, шуңа күрә, барлык авырлыкларга карамастан, без куелган барлык бурычларны уңышлы үтибез. Мисал – КамАЗ, Чаллы сәнәгать һәм төзелеш оешмалары һәм предприятиеләре"»

Чаллы халкын һәм Автошәһәр кунакларын бәйрәм белән котлап, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев милли бәйрәмнәрнең күпмилләтле шәһәр өчен аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. "Милли мәдәнияттә Сабантуй аерым урын алып тора, – диде ул. – Ул бөтен дөньяга татар халкының кунакчыллыгын һәм юмартлыгын күрсәтә. Кунакчыл Чаллы майданы туган мәдәнияткә катнашлык хисе бирә, үсеп килүче буында татар мәдәнияте һәм традицияләренә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә, туганнары һәм якыннары белән очрашуларга ярдәм итә, кешегә үзенең көчен һәм җитезлеген күрсәтү мөмкинлеген бирә. Традиция буенча, Сабантуйда без агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез, аларның тырышлыгы һәм фидакарь хезмәте белән безнең ярты миллион халкы булган шәһәребезнең азык-төлек иминлеге тәэмин ителә».

Наил Мәһдиев Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Сарман, Бөгелмә һәм Тукай районнарының авыл хезмәтчәннәренә намуслы хезмәтләре һәм авыл халкының Чаллыда оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Чаллының азык - төлек сәнәгате предприятиеләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде

Бүген Сабантуй  мәйданында шулай ук төрле тармакларның алдынгы хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары һәм Яр Чаллы мэрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.   

Сабантуйда шулай ук Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, республика парламенты депутатлары Николай Атасов, Марсель Мингалимов, Илдар Шамилов, Владимир Чагин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципалитетлар җитәкчеләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International