Фәрит Мөхәммәтшин Чувашия парламентарийларын республика Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады

2024 елның 21 июне, җомга, 14:19

Бүген  Чабаксар шәһәренең Я.Г. Ухсай исемендәге мәдәният сараенда Чуваш Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Нәкъ менә шушы көнне 1994 елда беренче чакырылыш Чувашия парламентының беренче сессиясе уздырыла, ул күрше республиканың заманча социаль-икътисади шартлардагы үсешенең хокукый нигезен формалаштырауга нигез сала. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мөһим вакыйга белән Татарстан Республикасы парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән котлады. 

Республика парламенты башлыгы Чувашия Дәүләт Советы депутатларына Идел буе округының һәм илнең законнар чыгару кырын камилләштерү буенча зур уртак эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. "Чуваш халкы – бик тырыш, үз фикерләрендә һәм гамәлләрендә нык тора, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Сезнең белән ниятләнгән һәр яхшы эшнең уңышы алдан билгеле. Мондый күршеләр булганда югалмыйсың. Без бер-беребезгә ярдәм итүебезне дәвам итәчәкбез".

Өч дистә ел эчендә Татарстанда һәм Чувашиядә парламентара хезмәттәшлекнең ныклы традицияләре барлыкка килде, шул исәптән профильле комитетлар дәрәҗәсендә дә. Татарстан Дәүләт Советы белән Чувашия Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында беренче беркетмәгә 1995 елда ук кул куелган, 2012 елда – парламентара хезмәттәшлек турында беренче килешү имзаланган. 2022 елның октябрендә ике республика парламенты җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Леонид Черкесов Татарстан Дәүләт Советы һәм Чувашия Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында яңа килешүгә кул куйдылар. Парламентларның профильле комитетлары да даими рәвештә аралаша, тәҗрибә алмаша.

Республикалар гуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә актив хезмәттәшлек итә, чөнки ике төбәк тә – күпмилләтле. Татарстан халыклары Ассамблеясы составында Чуваш милли-мәдәни берләшмәсе эшли, чуваш теле күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә өйрәнелә, чуваш телендә республика газетасы чыгарыла. 

"Республикаларыбыз һәм халыкларыбызның тарихы якын, без яхшы күршеләр, бергә эшлибез, тыгыз хезмәттәшлек итәбез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, – коллегаларыбызга зурдан зур уңышлар телим. Бүген Чабаксарда күп кунаклар күрү җанга рәхәтлек бирә. Минемчә,  алар моңа лаек. Чуваш Республикасы яши һәм үсә, яңадан   яңа уңышларга ирешә, һәм республика парламенты дәүләт хакимиятенең барлык органнары белән берлектә эшләп, әлеге үсешкә үзенең зур өлешен кертә.

Чуваш Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов узган елларда парламент эшенең төп юнәлешләренә тукталды. Өч дистә ел эчендә Чувашия Дәүләт Советы тарафыннан 2209 закон кабул ителгән. Әгәр беренче чакырылышта нибары 100 закон кабул ителгән булса, бу чакырылышның яртысында гына инде  – 340. Барлык бу законнар гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең конкрет чаралары, республиканың социаль-икътисади үсешенең уңышлары нигезе булып тора.

Чуваш Республикасы Дәүләт Советының юбилее белән котлауларны РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров җибәргән.

Тантаналы чарада Чуваш Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару органнары ассоциациясе координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин, сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Идел буе парламентлары җитәкчеләре, Чуваш Республикасы Дәүләт Советының барлык чакырылыш депутатлары, ветераннар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International