Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган"

2024 елның 22 июне, шимбә, 13:22

Бүген Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында БРИКС илләренең спорт министрлары очрашуы узды. Бразилия, Һиндстан, Иран, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эфиопия, Көньяк Африка Республикасы, Венесуэла, Джибути Республикасы, Корея Халык-Демократик Республикасы, Куба, Никарагуа, БДБ дәүләтләренең спорт ведомстволары җитәкчеләре катнашкан очрашуда спорт хезмәттәшлеген алга таба үстерү перспективалары, шулай ук БРИКС киңлегендә уртак проектлар эшләтеп җибәрү турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Очрашуны Россия спорт министры Михаил Дягтерев ачты. Ул, аерым алганда, БРИКС илләре уеннарын Казанда мондый ачык форматта уздыру спорт дөньясында моңарчы күрелмәгән вакыйга, спортчылар һәм җанатарлар өчен чын бәйрәм булды, дип билгеләп үтте. Михаил Дягтерев БРИКС уеннарының берләшү башлангычының мөһимлеген ассызыклады, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә, Казан халкына  кунакчыллыклары һәм кабул итүне югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

"Без үзебездә уза торган БРИКС илләре уеннары кысаларында профильле министрлар очрашуын уздырырга һәм халыкара аренада физик культура һәм спортны үстерүгә инновацион алымнар белән бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга карар кылынуына шатбыз,  – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – Без Россия Президенты Владимир Путинга, илебезнең Спорт министрлыгына күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәтлебез. Татарстанда спортны яраталар, аның үсеше өчен матди-техник база зур. Безнең спортчылар зур нәтиҗәләргә ирешәләр, һәм бүген Россия җыелма командасы БРИКС илләре уеннарында медальләр саны буенча лидер булып тора".

Республика парламенты башлыгы басым ясап әйтүенчә, булдырылган инфраструктура нәтиҗәсендә , ә бу 11,8 меңнән артык спорт корылмасы дигән сүз, татарстанлыларның 63,5% тан артыгы системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. "Без үз өстебезгә югары йөкләмәләр алдык – 2030 елга әлеге күрсәткечне 75% ка җиткерергә. Чөнки сүз гражданнарыбызның сәламәтлеге һәм гомер озынлыгы турында бара», –  диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда 164 спорт мәктәбе, 139 спорт федерациясе эшли, чемпионатларда республиканың 11 спорт төре буенча 18 профессиональ клубы уңышлы чыгыш ясый.

"Татарстанга иң зур спорт чараларын уздыруны ышанып тапшыралар, –дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, –  быел февраль аенда Казанда тарихта беренче буларак фиджитал форматында  "Киләчәк уеннары" дип аталган беренче халыкара мультиспорт турниры уздырылды. Анда дөньяның 117 иленнән спортчылар катнашты. Иртәгә БРИКС илләренең спорт уеннары тәмамлана. Уеннар популярлык яулый, инде бишенче тапкыр үткәрелә. Быел, ил җитәкчелеге карары буенча, спорт төрләре саны 27гә кадәр арттырылды, бу катнашучылар санын 5 мең кешегә кадәр киңәйтергә мөмкинлек бирде. Ярышларның тәкъдим ителгән форматы хупланыр, һәм киләсе елда Бразилиядә алар шул ук дәрәҗәдә узар дип өметләнәбез".

Дәүләт Советы Рәисе быел октябрь аенда республика башкаласында узачак БРИКС дәүләт башлыклары саммитына аерым тукталды. Фәрит Мөхәммәтшин ил җитәкчелегенә масштаблы халыкара чараны нәкъ менә Казанда уздыру карары өчен рәхмәт белдерде.

"Сезнең Татарстанга сәфәрегез нәтиҗәле булыр, ике яклы элемтәләрне үстерүгә, безнең төбәкләр һәм илләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга көчле этәргеч булыр дип өметләнәбез",– диде Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС дәүләтләренең спорт ведомстволары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Очрашуда катнашучыларга БРИКС-2024 илләренең Спорт уеннары илчесе, халыкара ФЕДАМ уеннары комитеты президенты Доминик Саатенанг мөрәҗәгать итте. "Бүген бездә спорт өлкәсендә тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек бар, – дип билгеләп үтте Доминик Саатенанг, – бу көннәрдә Казанда уза торган БРИКС илләре уеннары глобаль масштабка җитте". 

Доминик Саатенанг БРИКС илләре уеннарының даими оештыру комитетын төзергә, ә уеннарны ике- өч елга бер тапкыр уздырырга тәкъдим итә, шул рәвешле спортчылар яхшырак әзерләнә ала, ә катнашучы илләр саны арта.

БРИКС-2024 илләренең спорт уеннары илчесе коллегаларының игътибарын БРИКС уеннары Олимпия программасына кермәгән кайбер спорт дисциплиналарын тануына юнәлтте, мәсәлән, кунг-фу һәм башка сугыш сәнгатьләре.  "Шуңа күрә БРИКС илләренең уеннары безнең өчен тагын да кызыклырак",  –  дип ассызыклады Доминик Саатенанг.

Очрашуда Татарстан спорт министры Владимир Леонов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, БРИКСның  17 иленнән спорт ведомстволары вәкилләре катнашты.   

Исегезгә төшерәбез, БРИКС уеннары Казанда 12-23 июньдә уза. Россиядә тарихта беренче тапкыр үткәрелә торган БРИКС уеннарында дөньяның 90нан артык иленнән 4 меңнән артык спортчы катнаша.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International