Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында салым ташламаларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре каралды

2024 елның 24 июне, дүшәмбе, 17:08

Бүген Алексеевск районының «Алексеевское» сәнәгать паркы базасында узган Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының күчмә утырышында индустриаль паркларга бирелгән региональ салым ташламаларыннан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре, махсус салым режимнарының гамәлләре турында фикер алыштылар.

Утырыш башланганчы, депутатлар Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озатуында берничә җитештерү мәйданчыгын, шул исәптән «Эдем» ҖЧҖнең мәктәп туклануы комбинатын, азык-төлек комбинатын, «Агро-Лидер» ҖЧҖнең үсемлек майлары заводын, асфальт заводлары өчен комплектлау материаллары җитештерүче «ТАТМАШ заводы» ҖЧҖ компаниясен, шулай ук "Алексеевское" сәнәгать паркы резидентлары эшчәнлеген карадылар.

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, социаль-икътисади үсеш рейтингында район 13 нче урында тора, тулаем территориаль продукт 11,9 млрд сум тәшкил итә.

Мәсәлән, «Эдем» мәйданчыгының ит цехы 2020 елның октябрендә файдалануга тапшырылган. Цех 23 хезмәткәр көче белән сыер, кош һәм балык итеннән 60 төрле ярымфабрикат чыгара. Продукция сәүдә объектлары буенча сатыла, шулай ук мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләре ашханәләренә җибәрелә. Җитештерү өчен продукция җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сатып алына. Предприятие 174 объектны кайнар ризык белән тәэмин итә. Мәгариф учреждениеләрендә 11 меңгә якын кеше алар әзерләгән кайнар ризык белән туклана.  

«Алексеевское» сәнәгать паркы резидентларының мәйданчыкларын, аерым алганда кабель заводын карап чыгып, күчмә утырышта катнашучылар Алексеевск муниципаль районының икътисадның «үсеш нокталары», яңа эш урыннары булдыру һәм район бюджетының өстәмә керемнәрен арттыру буенча максатчан эш алып баруын билгеләп үттеләр. Әлеге максатларга ирешүнең төп юнәлешләренең берсе – «Алексеевское» сәнәгать паркы эшчәнлеген үстерү, төп капиталга яңа инвесторлар һәм инвестицияләр җәлеп итү.

«Алексеевское» сәнәгать паркының идарәче директоры Антон Соловьев сөйләвенчә, сәнәгать паркы 2023 елның 3 апрелендә 22 гектар мәйданда булдырылган. Хәзерге вакытта сәнәгать паркында 11 производство эшли. 2024 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча предприятиеләрдә товар  әйләнеше 436 млн сум тәшкил иткән. Идарәче директор билгеләп үткәнчә, резидентларга ташламалы кредитлар бирелә, электр энергиясенә чыгымнарның бер өлеше каплана, алар шулай ук милеккә салым һәм транспорт салымы түләүдән азат ителә.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, кече һәм урта бизнес оешмалары республика икътисадына зур өлеш кертә. "Кече бизнес субъектларының бүген азык-төлек сәнәгате производствосына гына түгел, ә комплектлау материаллары җитештерү белән дә актив шөгыльләнүләре сөендерә, – дип билгеләп үтте комитет рәисе. – Шунысы игътибарга лаек, резидентлар эш өчен үзебездә җитештерелгән җиһазларны куллана, бу бик мөһим. Икенчедән, салым ташламаларының ничек кулланылуын, аларның җитештерү үсешенә уңай йогынты ясавын белү мөһим иде".

Индустриаль (сәнәгать) паркларга бирелгән региональ салым ташламаларыннан нәтиҗәле файдалану турында сүз район хакимиятендә узган утырышта барды. Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров сөйләвенчә, 2024 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча республика сәнәгать паркларының тулылануы 73,5% ка җиткән. Хәзерге вакытта республиканың 37 районында һәм ике шәһәр округында 102 сәнәгать паркы үз эшчәнлеген алып бара, аларда 1661 резидент урнашкан һәм 67,6 меңнән артык эш урыны булдырылган.

Комитет рәисе Леонид Якунин кече һәм урта предприятиеләр эшкуарларының нинди мәсьәләләр белән еш очрашуы белән кызыксынды. Икътисад министры урынбасары Динар Шакиров аңлатканча, кагыйдә буларак, мәсьәләләр инженер-юл инфраструктурасына, җитештерү өчен бина эзләүгә, җиһазлар сатып алу һәм җитештерүне башлап җибәрү өчен ташламалы шартлар тудыруга, шулай ук компетентлы идарәче компанияләрне җәлеп итүгә кагыла.

Утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Кузьмина җитештерү өлкәсендә махсус салым режимнарының нәтиҗәле эшләве турында мәгълүмат бирде.

Татарстанда 2022 елда кече һәм урта предприятиеләр 70% махсус салым режимнарын кулланган. Барлык махсус салым режимнары арасында бюджет керемнәренең төп чыганагы булып гадиләштерелгән салым системасы тора.

2024 елның гыйнвар-май айларында салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча алына торган салым 16 млрд. сум тәшкил иткән, 2023 елның гыйнвар-май айларына карый ул бер ярым тапкырга арткан. Исегезгә төшерәбез, 2022 елның июленнән Татарстан пилот регион булып чыгыш ясады, аның территориясендә махсус салым режимы – автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы (АУСН) урнаштырылды. Экспериментта төбәкләр территориясендә теркәлгән, эшләүчеләр  саны  5 кешедән артмаган һәм еллык кереме 60 млн сумнан артмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша. Бу ысулның тагын бер өстенлеге – салым түләүчеләр декларация бирүдән азат ителгән.

Бүгенге көндә 2 653 оешма һәм шәхси эшмәкәр АУСН махсус салым режимы түләүчеләре буларак теркәлгән.

Депутатлар мәгълүматны игътибарга алдылар, профильле министрлыкка һәм ведомстволарга сәнәгать парклары резидентларына гамәлдәге республика ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү буенча системалы эшне тәэмин итәргә, шулай ук АУСН һәм аның өстенлекләре буенча аңлату эшен көчәйтергә тәкъдим иттеләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International