Светлана Захарова: "Авылда амбулатор ярдәм мөмкин кадәр якын һәм сыйфатлы булырга тиеш»

2024 елның 26 июне, чәршәмбе, 14:50

Бүген Социаль сәясәт комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә утырышында амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә медицина ярдәменең мөмкинлеген һәм сыйфатын тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Парламентарийлар Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында, шулай ук үзәк район хастаханәсендә булдылар.

Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең баш табибы Сергей Мишакин озатуында профильле комитет әгъзалары хастаханә эше белән җентекләп таныштылар, кабул итү-диагностика кабинетын, УЗИ һәм психологик ярдәм кабинетларын карадылар, пациентлар белән аралаштылар. Депутатлар өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруны оештыру, «Земский доктор» программасын гамәлгә ашыру, кадрлар җәлеп итү, хезмәт хакы, халыктан килгән шикаятьләрнең эчтәлеге мәсьәләләре белән кызыксындылар.

"Безгә урыннарда өлкәннәрне диспансерлаштыру эше ничек оештырылуын, кискен авырулар төркемдәге кешеләр, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр һәм махсус операциядә катнашучылар белән ничек эшләвен күрү мөһим, – диде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. – Әлбәттә, безне авыл халкына амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтүнең мөмкинлеге һәм сыйфаты кызыксындыра. Күргәнебезчә, монда диспансерлаштыру буенча зур эш алып барыла. Әлбәттә, скринингның билгеле бер төрләрен үткәрү буенча сораулар бар, әмма бу инде кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү буенча республика Министрлар Кабинеты белән берлектә эшләргә кирәк. Бу мәсьәләне без республика бюджетын формалаштырганда һәрвакыт күтәрәбез. Авылда мөмкин кадәр сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү бурычы тора».

Бүген Югары Ослан муниципаль районында 17,5 меңгә якын кеше яши, шул исәптән  – 2533 бала. Баш табиб билгеләп үткәнчә, җәйге чорда халык саны йөз меңгә җитә, нигездә бу чорда бакчачылык җәмгыятьләрендә яшәүчеләр хисабына. Нәкъ менә шуңа күрә, табиблар билгеләп үткәнчә, хастаханә белгечләренә йөкләнеш зур. Районда амбулатор-поликлиника учреждениеләренең планлы куәте сменасына 350 кеше тәшкил итә. Районда тәүлек әйләнәсе 58 койка һәм 33 көндезге стационар урнаштырылган, район халкының тәүлек әйләнәсенә койкалар белән тәэмин ителеше 10 мең кешегә 33,2 тәшкил итә. Табиблар белән тәэмин ителеш –  97,2%.

Парламент комитеты әгъзалары үзәк район хастаханәсенең актлар залында узган комитет утырышында амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә медицина ярдәменең мөмкинлеген һәм сыйфатын тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышуларын дәвам иттеләр. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 1679 фельдшер-акушерлык пункты эшли, аларның 700 дән артыгы бөтенләй яңа инфраструктурага ия. "Федьшер авыруларның барлыкка килүен профилактикалау буенча эш алып бара, катлаулы булмаган авыруларны дәвалау белән шөгыльләнә, шулай ук табиб функцияләрен дә башкара, шуңа күрә без фельдшерларны әзерләүнең белем бирү процессын контрольдә тотабыз», – диде ул.

Республикада авыл халкына медицина ярдәме 27 республика медицина оешмасында, 43 үзәк район хастаханәсендә, 100 табиб амбулаториясендә, 17 участок хастаханәсендә һәм 1679 фельдшер-акушерлык пунктында күрсәтелә. 

Утырыш барышында депутатлар республикада халыкны диспансерлаштыру белән бәйле хәлләр белән кызыксындылар. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел диспансерлаштыру планы тулысынча үтәлгән. 2024 елның 4 аенда өлкәннәр диспансеризациясе нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр 174 яман шеш очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта иртә стадияләрдә (III стадияләрдә) ачыкланган авырулар саны 121 очрак тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, республикада «сәнәгать диспансеризациясе» проектын гамәлгә ашыруга керештеләр, аның максаты – сәнәгать предприятиеләрендә хезмәткәрләрне диспансерлаштыруны һәм профилактик медицина тикшерүләрен оештыру һәм үткәрү. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, беренче яртыеллыкта диспансерлаштыру 60 меңгә якын хезмәткәрне колачлаган.

Бүген депутатлар Дәүләт Советы Президиумының инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турындагы республика законын мониторинглау нәтиҗәләре турындагы карарының үтәлеше белән таныштылар. Мәсәлән, 2023 елда 6530 инвалид эшкә урнаштырылырга тиеш булган, ел йомгаклары буенча 6912 кеше эшкә урнаштырылган (105,85%). 2024 елга республиканың 5518 инвалидын эшкә урнаштыру өчен юл картасы эшләнгән һәм расланган, 2024 елның 1 апреленә 1509 инвалид эшкә урнаштырылган.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыручы эш бирүчеләр мондый эш урыннары булдыру чыгымнарын каплау өчен субсидия алырга хокуклы. Субсидия республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тәкъдимнәрне сорау ысулы белән үткәрелгән сайлап алу нәтиҗәләре буенча бирелә.

Бүген утырышта шулай ук инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов билгеләп үткәнчә, закон проекты белән социаль яклауга аеруча мохтаҗ, хезмәт базарында тигез шартларда ярыша алмаган һәм шуңа бәйле рәвештә эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнар категорияләре исемлеге төгәлләнә. Федераль закон белән «аерым эш төрләрен (һөнәрләрне) резервлау» дигән яңа төшенчә кертелә. Шуңа бәйле рәвештә, закон проекты белән законның исемен үзгәртергә тәкъдим ителә.

Шулай ук утырыш кысаларында депутатлар комитетның 2024 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны расладылар. Хисап чорында комитетның 6 утырышы уздырылган, аларда 26 мәсьәлә каралган. Парламент комитеты әгъзалары мәгълүматны игътибарга алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International