Дәүләт Советында «Ветераннар – Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучылар» республика конкурсына йомгак ясалды

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе, 12:38

Бүген Дәүләт Советында «Ветераннар – Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучылар» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республикада өченче тапкыр уздырыла торган  конкурсны Республика ветераннар (пенсионерлар) советы оештырды. Конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен Дәүләт Советының  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде.

"Әлеге конкурс ярдәмендә Сез бүген республиканың барлык муниципаль районнарын бер зур төбәк иҗтимагый оешмасына – Ветераннар советына берләштерәсез, – дип билгеләп үтте Людмила Рыбакова, конкурс лауреатларына мөрәҗәгать итеп. – Сез үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә эшегезне дәвам итәсез, гомуми белем бирү учреждениеләрендә патриотизм дәресләре үткәрәсез. Бүген Сезне Дәүләт Советында күрүебезгә шатбыз.  Актив тормыш позициягез өчен зур рәхмәт».

Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков билгеләп үткәнчә, быел конкурста республиканың 33 муниципаль районыннан 3 меңнән артык кеше катнашкан. Барлыгы 8 меңнән артык эш тәкъдим ителгән. Муниципаль районнарда 300гә якын күргәзмә оештырылган, аларны 15 меңнән артык кеше караган.

Республика этабында 325 иҗади эш авторы катнашкан, конкурс 12 номинациядә үткәрелгән.  2024 ел Гаилә елы дип игълан ителүен исәпкә алып милли колоритлы, борынгы традицияләр буенча ясалган,  иң күп вакыт таләп итүче һәм башкару буенча катлаулы, традицион гаилә кыйммәтләрен чагылдырган эшләргә өстенлек бирелгән.

Призлы урыннар төрле жанрларда һәм техникада 72 эшкә бирелгән (1 урын - 12 эш; 2 урын – 24 эш; 3 урын – 36 эш). Моннан тыш, тәкъдим ителгән әсәрләрнең бер өлеше «Тамашачылар симпатиясе призы»н алган.  

Республика конкурсының Гран-при «Рәсем сәнгате» номинациясендә «Сугыш безнең гаиләгә дә кагылды» эше өчен Марат Сәгадәт улы Әфләтүновка (Түбән Кама районы) һәм «Агачтан эшләнгән әйберләр» номинациясендә «Сугыш юлларында» крепостной дивар янында» эше өчен Николай Владимирович Карасевка (Лениногорск районы) бирелде.

«Ветераннар – Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучылар» республика конкурсының төп максаты – өлкән буын кешеләренең талантларын ачу, шулай ук республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф - гадәтләрен һәм йолаларын саклау һәм үстерү. 

Октябрь аенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгында ветераннар һәм пенсионерларның өлкәннәр көненә багышланган халык иҗаты күргәзмәсен уздыру планлаштырыла, анда призлы урыннар алган авторларның иҗади эшләре тәкъдим ителәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International