Фәрит Мөхәммәтшин: "Без Беларусь төбәкләре белән күпкырлы хезмәттәшлекне алга таба да үстерергә әзер»

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе, 15:35

Бүген Полоцк шәһәрендә (Беларусь Республикасы) Беларусь һәм Россия төбәкләренең XI форумы ачылды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.  Форумны оештыручылар – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли Собраниесе  Республика Советы.  Чара Союз дәүләтенең төбәкара хезмәттәшлеге һәм инновацион икътисадын төзү темасына багышланган.

Форум ике көн дәвамында Белорусь Республикасының Витебск, Полоцк, Новополоцк шәһәрләрендә уза. Бүген берлек интеграциясенең хокукый нигезләрен ныгыту, инновацион медицина һәм фармацияне, агросәнәгать комплексын, туризмны үстерү, югары белем һәм фән өлкәсендә инновацияләр кертү, ике дәүләтнең технологик бәйсезлеген тәэмин итү, җиңел сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Фәрит Мөхәммәтшин «Союз дәүләтенең алга таба үсешен тәэмин итүнең мөһим юнәлеше буларак төбәкара хезмәттәшлекне үстерү» секциясе эшендә катнашты. Секциянең модераторлары булып РФ Федерация Советының Федератив төзелеш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитеты рәисе Андрей Шевченко һәм Беларусь Республикасы  Милли Собраниесе  Республика Советының Төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясе рәисе Леонид Заяц чыгыш ясады.

Соңгы вакытта төбәкара һәм муниципальара диалогны үстерү мәсьәләләренә ике дәүләт башлыклары һәм территория җитәкчеләре дәрәҗәсендә аерым игътибар бирелә.  Белорусь һәм Россия төбәкләре һәм муниципалитетларының сәүдә-икътисади һәм гуманитар, шулай ук парламентара элемтәләренең активлашуы моңа дәлил булып тора. Бүген Татарстан күп тапкырлар Белорусь өлкәләре белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырган лидер регионнар арасында аталды.

"Бүген парламентарийларның, Россия һәм Белорусь төбәкләре вәкилләренең традицион очрашуы икътисадта һәм базарларда бер-берсенә ихтыяҗ булуын тагын бер кат күрсәтте, –  дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, форум кысасында журналистлар белән аралашканда,  –  өстәвенә, безнең халыклар арасында Бөек Ватан сугышы еллары турындагы тарихи хәтер белән ныгытылган ныклы гуманитар элемтәләр бар. Сугыш башланган чорда 240 мең кеше яшәгән Полоцк шәһәрендә  1945 елда 118 кешедән торган төркем җиңүчеләрне каршы ала".

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан, Беларусь өлкәләре һәм муниципалитетлары арасында мөнәсәбәтләр актив үсеш ала. Хөкүмәтара һәм парламентара килешүләр төзелгән (2022 елда Татарстан Дәүләт Советы һәм Минск өлкәсе Депутатлар Советы арасында килешү имзаланды). Казанда Беларусь илчелегенең бүлекчәсе эшли. Быел Татарстан Республикасының Беларусь Республикасындагы вәкиллеге эше яңадан башланды.

Соңгы ун ел дәвамында Беларусь республикабызның иң мөһим тышкы сәүдә партнерлары санына керә: импортның гомуми күләме буенча икенче урында тора (гомуми күләмнән 7,4%), экспорт күләме буенча тугызынчы урында (3,8%). Татарстан һәм Белорусь эшлекле даирәләренең тыгыз мөнәсәбәтләрен үстерү безнең илләр эләккән Көнбатыш санкцияләре шартларында аеруча актуаль.

"Без республикада күп тапкырлар бизнес вәкилләрен кабул иттек һәм алар белән актив хезмәттәшлек итәбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Сәүдә әйләнеше 700 млн АКШ доллары дәрәҗәсенә чыкты. Беларусь тракторлары, комбайны, урып-җыю техникасы, аларга запас частьләр безнең базарда кирәк, шул ук вакытта белорус җитештерүчеләрендә Татарстанда чыгарылган һәртөрле продукциягә ихтыяҗ зур. Без барлыкка килгән элемтәләргә хөрмәт белән карыйбыз, бөек Россия һәм бөек Белорусь хакына мөнәсәбәтләребезнең кыйммәтен танып, алга таба да хезмәттәшлек итәргә әзер".

Күп яклы хезмәттәшлекне алга таба үстерүдә Россия һәм Беларусь төбәкләре кызыксыну белдерә. Бу хакта бүген утырышта катнашучыларның барысы да диярлек сөйләде. "Без фәнни-техник, икътисади һәм мәдәни-гуманитар потенциалны берләштерү һәм кооперация нигезендә хезмәттәшлекне киңәйтергә һәм тирәнәйтергә әзер", - дип басым ясады Федерация Советының Федератив төзелеш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе Андрей Шевченко.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Беларусь һәм Россия төбәкләренең XI форумы эшендә катнаша. Делегация составында –Татарстан Республикасының Беларусь Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиле Илһам Кашапов, Казан шәһәре белорусларының «Спадчына» («Мирас») иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Маруденко һәм башка рәсми затлар.

Форумның эше иртәгә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республикасы Милли Собраниесе Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова катнашында дәвам итәчәк. Ике дәүләт парламентының югары палаталары рәисләре Беларусь һәм Россия төбәкләренең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре белән очрашачак. Көннең икенче яртысында форумның пленар утырышы узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International