Депутатлар округларда

2024 елның 5 июле, җомга, 15:33

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Бу атнада парламент депутатлары гражданнарны кабул иттеләр, чыгарылыш класс укучыларын укуларын тәмамлаулары белән котладылар, Татарстан халыкларының милли бәйрәмнәрендә катнаштылар.

4 июльдә Казанның  М. Горький исемендәге паркында  «Тормыш агачы» проекты кысаларында чаралар узды. Казанлыларга һәм кунакларга җиде милли никахлашу йоласы – татарларның, русларның, чуашларның, удмуртларның, мариларның, мордваларның һәм башкортларның традицион туйлары тәкъдим ителде. Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан фольклор коллективлары үз халкының туйлары белән бәйле интерактив программалар тәкъдим итте. Чараны Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы оештырды. Яшь парны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова котлады.

4 июльдә Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева Яшел Үзән районы «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү, территорияне төзекләндерү, торак төзелеше һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итү барышында берничә мәсьәлә буенча аңлатма бирелде, ә калганнары буенча тиешле инстанцияләргә хатлар җибәреләчәк.

3 июльдә Яр Чаллыда ачык һавада мультфильмнары күрсәтелде. 31 нче комплексның территориаль иҗтимагый үзидарә активы һәм Үзәк район администрациясе белән берлектә 50 нче мәктәп территориясендә экранлы мәйданчык төзелде, тамашачылар өчен сый әзерләнде. Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин мультфильм күрсәтер алдыннан балаларны һәм ата-аналарны сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, ишегалларында мультфильмнар карау Чаллыда яңа  традициягә әверелгән. Бу – балалар өчен искиткеч мөмкинлек.

1 июльдә КНИТУ-КАИда мәгълүмат технологияләре колледжын тәмамлаучыларның тантаналы кичәсе узды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга, аларга аттестатлар тапшырырга һәм балаларга уңышлар теләргә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина килде.

30 июньдә Ижауда Сабан туе узды. Ижау ипподромында бәйрәм кунакларын шәһәр башлыгы Дмитрий Чистяков, шәһәр Думасы Рәисе Фәрит Гобәев, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов сәламләде. Айрат Зарипов Татарстан Республикасы Рәисенең сәламләвен җиткерде. "Кадерле дуслар, сезне татар халкының  милли бәйрәме Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәмдә халыкның үзенчәлеге, гасырлар дәвамында тупланып килгән гореф-гадәтләрнең һәм йолаларының уникаль колориты үз гәүдәләнешен таба. Бүген бу борынгы бәйрәм заманча төсләр белән тулыландырыла. Гаилә елында Россиядә бәйрәм аеруча актуаль һәм кызыклы була. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим", – диелә котлауда.

Бәйрәм кунаклары өчен киң күңел ачу программасы әзерләнгән, традицион ат чабышлары узган.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International