Фәрит Мөхәммәтшин «Мөмкинлекләр» форумында катнашучыларны сәламләде

2024 елның 8 июле, дүшәмбе, 16:35

Бүген Спас районы Болгар шәһәрендә «Мөмкинлек» яшьләр форумы ябылды, аны «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган иде. Форумда катнашучылар һәм хәрәкәт активистлары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. 

Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте коллективын хәрәкәт оешуга 25 ел тулу белән котлады. Исегезгә төшерәбез, республиканың иң массакүләм иҗтимагый оешмаларының берсе үзенең чирек гасырлык юбилеен 3 июльдә билгеләп үтте. «25 ел – бер яктан оешманың статусын күрсәтүче, икенче яктан – алга таба бару өчен мотивацияне арттыра торган вакыйга, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин форумда катнашучыларны сәламләп. – Безнең хәрәкәт республиканың барлык зур вакыйгаларында актив катнаша, әмма иң мөһиме – яшьләргә ярдәм күрсәтү, аларга аякка басарга, һөнәр сайларга ярдәм итү, республиканың сәяси тормышында актив катнашырга өйрәтү».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте эшчәнлек чорында үзен хакимиятнең барлык тармаклары һәм республика гражданлык җәмгыяте институтларының ышанычлы партнеры итеп күрсәткән. «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте активы – кадрлар тимерчелеге, ә бүгенге чара форумда катнашучыларны тагын да ныграк берләштерә, яңа дуслар табарга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте парламент башлыгы.

Хәрәкәтнең иң актив катнашучыларына Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Рәисенең, шулай ук «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

«Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова әлеге форумның катнашучыларның социаль активлыгын һәм лидерлык потенциалын үстерүгә ярдәм итүен, яңа идеяләрне һәм проектларны ачыклау өчен яхшы мәйданчык булуын билгеләп үтте.

«Мөмкинлек» форумы 6-8 июльдә узды. Катнашучыларның Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, предприятиеләр директорлары, республиканың мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре белән аралашу мөмкинлеге булды. Активистлар өчен лекцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар оештырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International