Казан урамнарының берсендә Татарстанның күренекле кешеләренә багышланган мемориаль стенд ачылды

2024 елның 9 июле, сишәмбе, 16:13

Бүген Казан шәһәренең Япеев урамында Татарстанның күренекле кешеләренә багышланган мемориаль стенд ачылды. Бу кешеләр төрле вакытта Япеев урамындагы 8/2 йортта яшәгәннәр. Тантаналы чарада Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова, Мәгъсүм Сәлахов һәм Алексей Созинов катнашты.

Стендта 14 кешенең фотосурәтләре һәм тормыш тарихлары урнаштырылган – алар танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләр, халык артистлары, галимнәр. Алар арасында ТАССРның беренче мәдәният министры Йосыф Закиров, ТАССРның халык артисты Гөлсем Сөләйманова да бар. Стендта шулай ук 1959-1960 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы Рәисе булып эшләгән Камил Фасеевның биографиясе дә язылган. Йортта яшәүчеләр шулай ук К.Ф. Фасеев истәлегенә мемориаль такта урнаштырырга тәкъдим итәләр.

"Япеев урамындагы бу йортта яшәүчеләр бер гаилә кебек бик дус һәм тату. Бер-берсенә ярдәм итәләр, булышалар, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Римма Ратникова, – Казанда мондый йортлар күп. Башка йортларда яшәүчеләр дә берләштереп, кайчандыр анда яшәгән танылган кешеләр турында мөһим тарихи материаллар җыеп, бу мәгълүматларны да бөтен кеше күрерлек итеп урнаштырырганда бик яхшы булыр иде”.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International