КПРФ фракциясе җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек мәсьәләләрен карады

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 10:02

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының илле бишенче утырышының көн тәртибен тикшерделәр һәм җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек мәсьәләләрен карадылар. Утырышта РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев катнашты.

Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан парламентның илле бишенче утырышының көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне фракция әгъзалары хупларга карар кылды.

Яңа чакырылыш парламентына сайлауларга әзерлек мәсьәләләрен карап, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов муниципалитетларда депутатларның эш активлыгын арттыру кирәклеген билгеләп үтте. "Безнең партияне сайлауларда җирле тормышны яхшы белгән һәм гражданнарыбыз мәнфәгатьләрен яклый алган лаеклы кешеләр тәкъдим итүе мөһим", - дип билгеләп үтте ул. 

Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев партиядәшләренә нәтиҗәле закон чыгару эшчәнлеге һәм төрле дәрәҗәдәге КПРФ депутатларының хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде. "Алтынчы чакырылыш парламенты эшләгән чорда Татарстанда Дәүләт Советы депутатларының эшкә сәләтле командасы формалаштырылды,  –  дип ассызыклады ул. – Халык өчен актуаль булган мәсьәләләрне түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр аша хәл итү, депутатларның урыннарга чыгуы һәм гражданнарны кабул итүләре буенча зур тәҗрибә тупланды. КПРФ фракциясе әгъзалары республика бюджетын формалаштыруда, социаль һәм икътисади закон проектларын әзерләүдә һәм кабул итүдә бик актив катнаштылар.

Артем Прокофьев шулай ук КПРФ Үзәк Комитетыннан Татарстанның коммунист-паралментарийларына зур ярдәм күрсәтүен һәм республика сайлаучыларына ярдәм итүен билгеләп үтте.

КПРФ фракциясе утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International