Дәүләт Советында рәссам Рәшит Гыйләҗев картиналары күргәзмәсе ачылды

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 11:40

Бүген Дәүләт Советының илле бишенче утырышы кысаларында парламентта Татарстан Республикасы халык рәссамы Рәшит Гыйләҗевнең Гаилә елына багышланган шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.

"Миңа республика парламентында Татарстан Республикасы халык рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәшит Гыйләҗевнең шәхси күргәзмәсен ачу бәхете тиде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Сезнең талантыгыз, үзенчәлекле  каләмегез  һәм тирә-юньдәге чынбарлыкны үзенчәлекле күрә белүегез тамашачыны матурлык дөньясына чумдыра, яшәүнең асылы турында уйланырга мәҗбүр итә”.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы диварларында күргәзмәләр үткәрү инде яхшы традициягә әверелгән. Кагыйдә буларак, күргәзмәләр Дәүләт Советының һәр утырышы алдыннан айга бер тапкыр алыштырыла. Алтынчы чакырылыш эше чорында илледән артык күргәзмә оештырылган.

Бүгенге күргәзмәгә оста 58 әсәрен тәкъдим иткән. Арада танылган мәдәният эшлеклеләренең портретлары, пейзажлар, шул исәптән шәхси коллекциядәге эшләр бар. Күргәзмәдә «Щепкинчы» юбилярларының төркем портретын, шулай ук «Кырлайда җәй», «Габдулла Тукай музее», «Монастырьны торгызу",  “Зөя», "Иске Казан" кебек эшләрне күрергә мөмкин.

Рәшит Гыйләҗев пейзаж, натюрморт, портрет, тематик картина өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнарның берсе булып санала. Гыйләҗевның  өч меңнән артык рәсем әсәрләре бар. Аларның кайберләре илнең һәм республиканың гына түгел, ә чит илләрнең дә дәүләт музейларында һәм шәхси коллекцияләрендә саклана. Күп еллар дәвамында аның остаханәсендә «Петербургта  Гыйләҗев пәнҗешәмбеләре» үткәрелә, алар илебезнең данлыклы сәнгать эшлеклеләре тарафыннан салынган рухи-агарту традицияләрен дәвам итә.

Рәшит Акмал улы 1951 елда Яшел Үзән шәһәрендә туган. 1981 елда И.Е. Репин исемендәге институтны  (Сәнгать академиясен) тәмамлаган. 2000 елның 20 октябрендә рәсем сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Рәшит Гыйләҗевка «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International