Татарстан Республикасы законнарының торышы турындагы Доклад Дәүләт Советы утырышында каралды

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 11:46

Бүген Дәүләт Советының илле бишенче утырышында Татарстан Республикасы законнарының торышы турындагы доклад каралды. Документны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тәкъдим итте.

Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, 2019 елның сентябреннән 2024 елның июленә кадәр алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы тарафыннан 571 закон кабул ителгән, шуларның 94е – база законнары, 477е – үзгәрешләр кертү турында.

"Республика законнарын кабул итү динамикасы федераль законнарның яңалыклары, илдәге агымдагы социаль һәм икътисади вәзгыять белән билгеләнә, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. - Шул ук вакытта иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең яңа өлкәләрен регламентлау, аны куллану практикасын исәпкә алып, законнарны камилләштерү буенча эш дәвам итә. Федераль норматив күрсәтмәләрдән чыгып, кабул ителгән республика законнарының яртысын Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү турында законнар (55%) тәшкил итте".

Юрий Камалтынов республикада хезмәт, финанс һәм технологик ресурсларны туплауны таләп итүче дөнья дәрәҗәсендәге масштаблы чаралар үткәрү икътисад үсешенә көчле импульс бирүен ассызыклады.  Мондый проектларны сыйфатлы һәм нәтиҗәле тормышка ашыру Татарстанны илнең алдынгы төбәкләренең берсе буларак тасвирлый. Парламентның закон чыгару процессында төп игътибар шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга, икътисадның инновацион үсеше өчен шартлар тудыруга, икътисадның реаль секторын, бюджет һәм салым сәясәтен үстерүгә юнәлдерелгән.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында сигез комитет оештырылган. Кабул ителгән законнарның төп өлешен финанс, конституцион төзелеш һәм дәүләт идарәсе өлкәсендәге законнар тәшкил итә. Экология һәм социаль үсеш өлкәсендәге законнар да шактый.

Татарстан Республикасы законнарын мониторинглау һәм җайлау йогынтысын бәяләү республиканың законнар базасын камилләштерүнең, шулай ук хокукый җайга салуның планлаштырылган нәтиҗәсенә туры килүен тикшерүнең мөһим элементлары булып тора.

Коррупция факторларын бетерү максатыннан республика законнарының барлык проектлары Коррупциягә каршы экспертиза узарга тиеш.

Республикада законнарны җайга салу ил һәм республика хәл итә торган бурычларга тәңгәл рәвештә үсеш ала. Икътисади үсешне тәэмин итү һәм социаль өлкәне үстерү дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыруны камилләштерү белән бергә бара.

Татарстан Республикасы законнарының торышы турындагы Доклад биш бүлектән тора. Беренче бүлек алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы парламентының закон чыгару эшчәнлеген анализлауга, икенчесе – Дәүләт корылышы өлкәсендәге закон чыгару эшчәнлегенә, өченчесе – икътисади үсеш өлкәсендәге законнарга, дүртенчесе – социаль үсеш һәм мәдәният өлкәсендәге законнарга багышланган. Бишенче бүлектә республика парламенты тарафыннан РФ ФС Дәүләт Думасына кертелгән закон чыгару инициативаларына һәм аларны карау нәтиҗәләренә анализ бирелгән. Мәсәлән, Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы тәртибендә 21 федераль закон проекты керткән, шуларның 4се федераль законнар буларак кабул ителгән. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында карауның төрле стадияләрендә республика парламенты инициативасы белән 3 федераль закон проекты бар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International