Рөстәм Миңнеханов: «Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының эш чорын үзенчәлекле дип атарга мөмкин»

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 12:23

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының эш чорын, арттырып әйтмичә, үзенчәлекле дип атарга мөмкин.  Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламентарийларга мөрәҗәгать итеп, Дәүләт Советының илле бишенче, йомгаклау утырышында белдерде.

"Соңгы 5 елда барыбызга да мәсьәләләрне яңа шартларда хәл итәргә туры килде. Без Россия Президенты Владимир Путинга һәм Хөкүмәткә бу авыр чорда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле», – дип басым ясады Татарстан Республикасы Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык чакыруларга карамастан, Татарстан тотрыклы социаль-икътисадый үсешен дәвам итә. Республикада импортны алмаштыру һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итү буенча планлы эш алып барыла. «Предприятиеләрнең, кече һәм урта бизнесның өзлексез эшләве, дәүләт ярдәм чараларын, илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашырулар нәтиҗәсендә, узган ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты күләме 4 трлн 320 млрд сумга җитте, аның үсеше 5 ел эчендә 112,3% тәшкил итте».

Республикада өченче ел рәттән рекордлы торак күләме кертелә – ел саен 3 млн кв. метрдан артык. Узган елда гына да 120 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Узган ел йомгаклары буенча инвестицияләр күләме 1 трлн 180 млрд сум тәшкил иткән.

ТР Рәисе республика парламентының закон чыгару эшенә аерым тукталды. Мәсәлән, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы тарафыннан 500дән артык закон кабул ителгән. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ТР Конституциясенә үзгәрешләр кертү мөһим вакыйга булган, барлык гавами хакимият органнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән масштаблы эш башкарылган. «Бу үзгәрешләр республиканың милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырды, аның алга таба үсеш векторын билгеләде», – дип ассызыклады республика Рәисе.

Республика икътисады үсешен һәм Татарстанда уңай инвестицион климатны тәэмин итүгә, салым ташламалары һәм халыкка адреслы ярдәм күрсәтүгә, шулай ук үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә кагылышлы законнар да зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән закон актлары аерым урын алып тора, – дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов, – бүген бөтен республика – безнең халкыбыз, предприятиеләр, оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең барлык органнары, шул исәптән төрле дәрәҗәдәге депутатлар, хәрби бурычларын батырлык һәм фидакарьлек белән үтәүче егетләребезгә ярдәм итәләр. Сугышчыларыбызның гаиләләре дә игътибарсыз калмый, аларга социаль түләүләр бирелә, психологик һәм башка ярдәм күрсәтелә».

Үз теләкләре белән Ватанны саклауда катнашкан Дәүләт Советы депутатлары Эдуард Шәрәфиев һәм Марат Галиевка Рәис аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Депутатлар корпусы, Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, федераль законнарны камилләштерүдә дә активлык күрсәткән. Мәсәлән, парламентның торак пункт территориясендә үзара салым мәсьәләләре буенча гражданнар җыеннарын үткәрү мөмкинлеге турындагы закон чыгару инициативасы федераль закон көченә ия булган.

«Халык өчен сез, беренче чиратта, халык сайланган кешеләр, сезгә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр һәм сезгә өметләнәләр», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы депутатларына зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук киләсе чакырылыш депутатларының эше дә шундый ук нәтиҗәле булачагына ышаныч белдерде.

Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шакир Яһудин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденына лаек булды. Римма Ратникова һәм Николай Рыбушкин Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга керткән өлешләре һәм күпьеллык нәтиҗәле эшләре өчен «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән бүләкләнделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International