Республиканың салым законнарына үзгәрешләр кертелә

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 13:53

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмаларның мөлкәтенә салым турында республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм махсус инвестицион контрактларда катнашучы оешмалар өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Закон проектларын Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте. Министр сүзләренә караганда, РФ Финанс министрлыгы тарафыннан расланган 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләрендә барлык объектларга карата кадастр бәясеннән чыгып, оешмаларның күчемсез милегенә салым салуга күчү каралган.

Радик Гайзатуллин әйтүенчә, РФ Салым кодексына ярашлы рәвештә, административ-эшлекле үзәкләргә һәм сәүдә үзәкләренә (комплексларына) һәм алардагы биналарга карата салым базасы мөлкәтнең кадастр бәясеннән чыгып билгеләнә. "Хәзерге вакытта безнең республикада Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләре территорияләрендә урнашкан 2 мең кв. метрдан артык мәйданлы сәүдә объектларына кадастр бәясенә тәңгәл салым салына, - дип искәртте министр. -  Закон проекты белән, аны гомуми мәйданы 1000 квадрат метрдан артык булган административ-эшлекле үзәкләр һәм сәүдә үзәкләре (комплекслары) һәм алардагы урыннар белән тулыландырып, аңа карата салым базасы кадастр бәясенә тәңгәл билгеләнә торган күчемсез милек исемлеген киңәйтергә һәм 2025-2027 елларга исәпләнгән салым суммасының 60 проценты күләмендә салым түләүне билгеләү тәкъдим ителә”.

Әлеге закон проектын тикшерүдә катнашкан Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Александр Комисаров, Альберт Ягудин һәм Эдуард Шәрәфиев күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү методикасының нәтиҗәлелеге, шулай ук юридик затлар һәм физик затлар өчен салым күләменең аермасы белән кызыксындылар.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин закон проектының вакытында булуын билгеләп үтте һәм Комитет исеменнән документны беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына һәм «Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»Татарстан Республикасы законы проектын ТР Премьер – министры урынбасары-икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, закон проекты Татарстан Республикасына инвесторларны җәлеп итүне стимуллаштыру максатыннан эшләнгән  һәм яклар булып Россия Федерациясе белән беррәттән Татарстан Республикасы да торган махсус инвестиция контрактларында катнашучыларга,  капиталь кертемнәр күләме 50 миллиард сумнан ким булмаган корыч җөйсез торбалар җитештерү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыручыларга салым ташламалары бирү мөмкинлеген күздә тота, дип билгеләп үтте.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев комитетның уңай карары белән таныштырды һәм закон проектын хупларга тәкъдим итте.

Ике закон проекты да Дәүләт Советы тарафыннан беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International