Җиденче чакырылыш республика парламенты депутатлары вәкилләренең киңәшмәсе турында карар кабул ителде

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 15:26

Бүген парламент утырышында Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең киңәшмәсе турында нигезләмә кабул ителде.

Дәүләт Советы карарының тиешле проектын Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте. Профильле комитет башлыгы документ җиденче чакырылыш республика парламентының беренче утырышын уздыруны оештыру өчен эшләнгән булуын искәртте.

Нигезләмәгә ярашлы рәвештә, Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән санының өчтән ике өлеше сайланганнан соң, аларның вәкилләре җиденче чакырылыш республика парламентының беренче утырышына әзерлек буенча оештыру комитетын оештыру өчен киңәшмәгә сайлана.

Депутат вәкилләре бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланган депутатларның территориаль җыелышларында һәм депутатлыкка кандидатларның республика исемлекләре буенча сайланган депутатлар җыелышларында сайлана.

Нигезләмә белән шулай ук оештыру комитеты Дәүләт Советының беренче утырышына кертү өчен әзерләгән мәсьәләләр исемлеген раслана.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International