Алтынчы чакырылыш «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе эшенә йомгак ясадылар

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 15:29

Бүген Дәүләт Советы утырышында алтынчы чакырылыш «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшенә йомгак ясалды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева чыгыш ясады.

«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Дәүләт Советында 2009 елдан бирле эшчәнлек алып бара. Хәзерге вакытта берләшмә составына 16 хатын-кыз депутат керә, бу –  депутатларның гомуми санының 16 проценты. Эшчәнлекнең төп максаты – аналарны һәм балаларны, гаилә һәм никах институтын социаль яклау. Берләшмә әгъзалары катнашында 5 ел эшләү дәверендә 92 закон проекты кертелә һәм кабул ителә, аларның күбесе мәгарифкә, халыкның якланмаган катламнарына социаль ярдәм күрсәтүгә кагыла.

Алсу Нәбиева сөйләвенчә, 2022 елда «Мәрхәмәт-Милосердие» парламент берләшмәсе республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә хатын-кыз депутатлар берләшмәләре белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән һәм имзалаган. Моннан тыш, 2020 елда Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары инициативасы белән Идел буе федераль округының хатын-кыз депутатлары катнашында социаль мәсьәләләр буенча дискуссия мәйданчыгы булдырылган.

Халыкара вакыйгалар кысаларындагы эш турында сөйләгәндә, Алсу Нәбиева KazanForum Халыкара икътисади форумында хатын-кыз депутатларның катнашуын билгеләп үтте, анда берләшмә «Хатын-кызлар трегы» мәйданчыгын оештыручы булып тора.

Хатын-кыз депутатлар даими рәвештә гражданнарны кабул итәләр, 5 ел эшләү дәверендә берләшмә әгъзалары тарафыннан 4,5 меңнән артык кеше кабул ителгән. Депутат хатын-кызларга карата төп мөрәҗәгатьләр социаль тармак мәсьәләләренә кагыла. "Безнең республика халкы арасында “кайнар элемтәләр”  аеруча популяр. Бу безнең Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән уртак проектыбыз. Безнең исәпләүләр буенча, 5 ел эшләү дәверендә хатын-кыз депутатлар республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 1400 гә якын мөрәҗәгать кабул иттеләр һәм карадылар. Бу 1400 гә якын кеше шалтыратып ярдәм сораган, дигән сүз. 21 кайнар линия үткәрелгән», – дип сөйләде Алсу Нәбиева.

Хатын-кыз депутатлар гуманитар ярдәм җибәрүдә актив катнашалар. Моннан тыш, хатын-кыз депутатлар катнашында Яңа ел алдыннан ел саен «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында берләшмә ярдәме белән балалар өчен хәйрия чыршысы үткәрелә. Чаралар кысаларында 5 ел эчендә 1000нән артык бала Яңа ел тамашасында булган, шулай ук татлы бүләкләр алган.

Алсу Нәбиева берләшмәнең барлык катнашучыларына, шулай ук «Мәрхәмәт-Милосердие» парламент берләшмәсе эшендә актив катнашкан коллега-депутатларга рәхмәт белдерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International