Югары белем бирү оешмаларында максатчан укытуны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 17 июле, чәршәмбе, 15:25

Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая Казан федераль университетында "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Татарстан парламенты депутатлары Людмила Рыбакова һәм Алексей Созинов, максатчан белемгә заказ бирүче предприятиеләр җитәкчеләре, Казанның берничә югары уку йорты ректорлары, фән вәкилләре һәм экспертлар катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан депутатлар университетның кабул итү комиссиясендә булдылар һәм булачак абитуриентлар белән аралаштылар.

Киңәшмәне ачып, Ирина Яровая билгеләп үткәнчә, ил икътисадын үстерү концепциясенең стратегик бурычларының берсе - эш бирүчеләр ихтыяҗын һәм булачак хезмәткәрләрнең мотивациясен исәпкә алып, мәгариф системасын яңарту. "Хәзерге вакытта дәүләтнең мәгарифкә инвестицияләре, кызганычка каршы, көтелгән нәтиҗә бирми, - диде ул. - Югары уку йортларында бюджет урыннары санын арттыру һәм башка традицион чаралар кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итә алмый. Әлеге хәлдән чыгу юлын без максатчан укытуга күчүдә күрәбез. Россиянең күп кенә эре компанияләре яшьләрне югары уку йортларына укырга чакырырга һәм алга таба үзләрендә эшкә урнаштырырга әзер булуларын белдерә".

Ирина Яровая сүзләренчә, киңәшмәдә максатчан укыту системасын кертү проблемаларын билгеләргә һәм аларны чишү юлларын эзләргә кирәк.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева киңәшмәдә катнашучыларга мәгариф турындагы Федераль законнарга үзгәрешләр кертү уңаеннан республиканың хезмәт базарындагы вәзгыяте турында сөйләде.

Югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча максатчан укытуга кабул итүне оештыру чаралары турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов үзе җитәкләгән югары уку йортында максатчан белем бирүнең конкурслы һәм гавами механизмын оештыру практикасына кыскача анализ ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International