Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты

2024 елның 31 июле, чәршәмбе, 18:24

Бүген Казанда Татарстан халыклары ассамблеясе Советы президиумы утырышы узды. Аны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Татарстан халыклары ассамблеясе Советы президиумы утырышын ачып, Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, безнең республика милләтләр һәм диннәр арасында тынычлык һәм татулык үрнәге булып тора. «Безнең уртак йортыбызда - Татарстанда - 175 милләт вәкиле яши, - дип искәртте ул, милли диаспоралар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Ассамблея составында кырыкка якын милли-мәдәни берләшмә уңышлы эшли. Республика җитәкчелеге тарафыннан тыныч яшәү һәм эшләү, иҗтимагый тормышта катнашу, республикада яшәүче барлык халыкларның туган телләрен һәм милли гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең бурыч - милләтара татулыкны саклап калу, ә моның өчен, республикага килүче хезмәт мигрантлары саны артуны исәпкә алып, ватандашлар белән эшне көчәйтергә кирәк».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук президиум әгъзаларын Татарстанның милли-мәдәни берләшмәләренең абруен күтәрү буенча өстәмә чаралар эзләргә өндәде.

Утырыш кысаларында шулай ук җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча алда торган сайлау кампаниясе мәсьәләләре дә каралды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев Татарстан парламентына сайлауларның үзенчәлекләре турында сөйләде, ул шулай ук анда 18 яшькә җиткән, Татарстанда теркәлгән Россия гражданнары катнаша ала, дип ассызыклады.

Республикада миграция законнарының үтәлешенә анализ белән ТР Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Солтанов һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов чыгыш ясадылар.

Республиканың кайбер милли-мәдәни автономияләренең ватандашлары белән эшләве турында аларның җитәкчеләре сөйләде. Алар эре сәнәгать предприятиеләре һәм кече бизнес эш бирүчеләренең чит ил гражданнары арасыннан эшчеләр дисциплинасы өчен җаваплылыгын арттыру, шулай ук аларга Россия миграция законнары турында мәгълүмат бирү буенча тәкъдимнәр керттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International