Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районында булды

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе, 17:53

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районына эш сәфәре кылды, анда ул район балалар хастаханәсе һәм балалар бакчасы биналарын капиталь ремонтлауның барышы белән танышты, шулай ук шәһәр һәм район активы белән очрашты.

Түбән Кама балалар район хастаханәсенең перинаталь үзәге булган стационарында ремонтны быел көзгә тәмамларга планлаштыралар. Биредә 35 ел буена үзгәреш булмаган. Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин озатуында стационарның ремонтланган бүлекләрен карады, подряд оешмалары вәкилләре, медицина учреждениесе җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән аралашты.   

Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Сергей Мерясев билгеләп үткәнчә, капиталь ремонт бик кирәкле булган. "Түбән Кама балалар хастаханәсе - район балаларына гына түгел, якындагы сигез муниципалитетка да ярдәм күрсәтә торган иң эре медицина учреждениеләренең берсе, - дип ассызыклады ул. - Фасадларны һәм бүлекләрне яңартудан тыш, якын арада яңа маршрут системасы кертеләчәк, ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ пациентлар планлы госпитализацияләр белән кисешмәячәк».

«Мишутка» дигән 43нче балалар бакчасы бинасында да капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Балалар бакчасы хезмәткәрләре белән аралашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүнең методикалары белән кызыксынды. "Үсеп килүче буынның төп кыйммәтләре балачактан ук формалаша, нәкъ менә сез үз районыгыз, шәһәрегез һәм республикабыз патриотларын тәрбиялисез, - дип ассызыклады парламент җитәкчесе, педагогларга мөрәҗәгать итеп.

"Түбән Кама - республикабызның эре шәһәре, яшәү өчен бик уңайлы, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда, - республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә шәһәр үзгәрә. Бүген безнең алда быел май аенда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан яңгыратылган милли үсеш максатларын гамәлгә ашыру буенча яңа зур һәм җаваплы бурычлар тора. Алар халыкны сак тоту, сәламәтлекне ныгыту һәм кешеләрнең иминлеген арттыру, гаиләләргә ярдәм итү, яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру, икътисадны үстерү мәсьәләләренә кагыла. Түбәнкамалылар аларны хуплар, дип ышанам".

Актив белән очрашуда җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Алдагы бурычларны хәл итү максатыннан хакимиятнең барлык тармакларын һәм дәрәҗәләрен берләштерерлек парламент формалаштырырга кирәк", - дип ассызыклады анда Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International