Тарихи техника фестивалендә 300 дән артык элекке автомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителәчәк

2024 елның 12 августы, дүшәмбе, 09:45

Шимбә көнне, 17 августта 10.40 сәгатьтә «Зөя таулары» тау чаңгысы курорты территориясендә XVII Халыкара тарихи техника фестивале ачыла.

Фестиваль кысаларында бөтен Россиядән – Мәскәү, Самара, Саратов, Краснодар, Киров, Пермь, Екатеринбург, Ярославль, Сыктывкар, Чабаксар, Йошкар-Ола шәһәрләреннән 300 дән артык элекке автомобиль һәм мотоцикллар тәкъдим ителәчәк.

Гадәттәгечә Александр Дорофеев (Казан), Александр Гнедин (Биектау), Ирбит дәүләт мотоцикллар музееның эре коллекцияләреннән ретро техника тәкъдим ителәчәк.

Фестивальдә Чабаксар, Екатеринбург, Самара шәһәрләреннән ретроклублар делегацияләре, «Лада-тарихи» һәм «Волга М-21»клублары әгъзалары катнашачак.

Фестиваль кысаларында ретро-ралли, ретро базар, «автосабантуй», машина йөртү осталыгы конкурслары планлаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International