Алсу Нәбиева: "Махсус хәрби операция ветераннарының һәм аларның якыннарының белем алуга ихтыяҗы бик зур”

2024 елның 14 августы, чәршәмбе, 08:20

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары хакында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, фондның Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева җавап бирде.

Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, «Ватанны саклаучылар» фонды үз эшен башлаганчы, барлык мөрәҗәгатьләр һәм сораулар хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә оештырылган СВО мәсьәләләре буенча эшче төркемгә адреслана иде. Әлегә кадәр газ белән тәэмин итү, транспорт салымыннан азат итү, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә ярдәм чараларына кагылышлы күп сораулар килә.

"Казнадагы үзгәрешләр белән бәйле тәкъдимнәр күп булды. Сез беләсез, республика бюджеты башкарма хакимият органнары, шул исәптән депутатлар белән берлектә карала, СВО белән бәйле инициативалар беренче чиратта исәпкә алынды", - дип сөйләде Алсу Нәбиева.

Хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан махсус хәрби операция ветераннарының 83 проценты эшкә урнаштырылган. Бу хакта гражданнарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга багышланган эшләргә йомгак ясаганда «Ватан сакчылары» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.

«Калган 17 процент белән без бу юнәлештә эшне дәвам итәбез. Алар өчен вакансияләр ярминкәләре оештырыла, чираттагысы август ахырында узачак. Без ветераннар исемлеген һәм аларның теләкләрен юлладык», - дип сөйләде Удачина.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International