Дәүләт Советында муниципаль хезмәткәрләр арасында конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе, 16:31

Бүген парламентның кече залында ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсына нәтиҗә ясадылар һәм 2023 елда массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын яктырткан журналистларны бүләкләделәр. Чарада Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Татарстанның  муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе башлыгының территорияләр белән эшләү буенча урынбасары Илдар Ибраһимов катнашты.

«Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, шәһәр, район һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең иң актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә муниципаль хезмәткәрләр җаваплы. "Сезгә, җирле хакимият вәкилләренә, территорияләрне төзекләндерү һәм халыкны су белән тәэмин итү, мәктәпләр һәм хастаханәләр проблемалары белән шөгыльләнергә туры килә, - диде ул. - Соңгы елларда бөтен ил халкы белән бергә СВОда катнашучыларга, Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыюга лаеклы өлеш кертәсез. Муниципалитетлар эшчәнлеген яктырту буенча журналистлар конкурсында катнашучы массакүләм мәгълүмат чараларының саны елдан-ел арта баруы сөендерә".

Республика Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов, конкурсларда җиңүчеләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлап, традицион бәйгеләр киләчәктә дә җирле үзидарә органнарының абруен ныгытуга хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.
Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чарада катнашучыларга мөрәҗәгатендә 2006 елда республика муниципаль берәмлекләре Советы оешканны искә төшерде һәм шуннан бирле Ассоциациянең зур тәҗрибә туплавын һәм үзенең кирәклеген исбатлавын ассызыклады. “Безнең республика җирле үзидарәне үстерү тәҗрибәсен башка регионнар белән дә уртаклаша, - дип билгеләп үтте ул. - Безнең барлык муниципаль берәмлекләрдә дә республика программалары гамәлгә ашырыла, бу исә муниципаль берәмлекләргә республика җитәкчелеге тарафыннан гаять зур ярдәм күрсәтелүен дәлилли. Чөнки сезнең эшегезнең максаты - 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыруга һәрьяклап ярдәм итү".

Рәсми чыгышлардан соң «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «2023 ел йомгаклары буенча массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International