Татарстаннан Донбасска чираттагы гуманитар колоннаны озаттылар

2024 елның 23 августы, җомга, 16:54

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛНР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге ярдәме белән җыелган чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. Фураларны Казандагы «Бәхетле " складыннан озаттылар. Волонтерлар һәм хәйрия акциясендә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова аралашты.

Бу безнең республикадан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә китүче 25 нче гуманитар колонна. Акция 1 сентябрь - Белем көненә багышланган иде. «Мәктәпкә җыенырга булыш» хәйрия проекты кысаларында республика халкы, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге активистлары ярдәмендә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган 2251 портфель тупланды. 

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Лисичанскта һәм Рубежныйда Татарстаннан килгән ярдәмне һәрвакыт шатланып кабул итәләр. "Мин Донбасс халкына, махсус хәрби операция барган авыр шартларда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүдә катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы рәисе, - бу юлы гуманитар колонна составында Сарман районы Лисичанскка эчә торган су җибәрә. Буалылар Рубежныйның зыян күргән объектларын торгызу өчен төзелеш материаллары озата. Ике шәһәрдә яшәүче укучыларга мәктәп кирәк-яраклары  әзерләгәннәр, ул төрле яшьтәге балаларга аерым җыелган, һәр портфельдә 30 данә канцелярия товарлары. Безнең бурыч укучыларны дәресләр өчен иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итү».

Мәктәп өчен кирәк-яраклар Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән сатып алынган. 1-4 сыйныфлар, 5-9 сыйныфлар һәм 10-11 сыйныфлар өчен дип өч категориягә бүлеп әзерләнгән. 

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы депутаты, «Бәхетле-1» җәмгыяте генераль директоры Мөслимә Латыйповага гуманитар миссияләргә ярдәм иткәне һәм йөкне җыеп озату өчен складта бушлай урын биргәне өчен аерым рәхмәт белдерде.

Парламент җитәкчесе шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова адресына «Мәктәпкә җыенырга булыш»акциясен оештырган өчен рәхмәт белдерде. 

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, республика инде өченче тапкыр Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә мәктәп кирәк-яраклары белән фуралар җибәрә. «Өч ел элек, без беренче тапкыр букчалар алып баргач, бу шәһәрләрдә яшәүчеләр безне күз яшьләре белән каршы алды, балаларга ярдәм иткәнегез һәм шәһәрләрдә белем бирү эшчәнлеген яңарту инициативасы өчен рәхмәт белдерделәр», - дип сөйләде Татьяна Ларионова. 

Дәүләт Думасы депутаты һәм «мәктәпкә җыенырга булыш» проекты кураторы сүзләренә караганда, Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдә торгызу эшләрен нәкъ менә мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләреннән башлаган. 

Татьяна Лионова узган ел Донбасска баруын исенә төшерде, Рубежный мәктәбе тәрәзә төбендә чүлмәктә кактус үсеп утыра, аның бер ягы снаряд кыйпылчыкларыннан җимерелгән иде. «Кактусның бер ягы юк, ә икенче өлеше үсә, - дип сөйләде ул, - бу яраланган чәчәк тормышны дәвам итү символы кебек. Янәшәдә тугры дуслар булганда барысын да җиңеп була. Без Лисичанск һәм Рубежныйдагы балалар өчен шундый ышанычлы дуслар булдык». 

Гуманитар йөкне җыюда Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы танкистлар берлеге һәм «Бердәм Россия»партиясенең Казан бүлеге активистлары актив катнашты. Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, ярдәм партнерлар белән бергә җыелган, гадәттәгечә Донбасска генераторлар һәм юынгычлар җибәрелә.

Бүген җибәрелгән гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 45 тоннадан артык. Донбасска аларны өч фура алып барып җиткерәчәк. Партиялеләр ай саен яңа төбәкләрдә эшне оештыру өчен җаваплы кеше Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллиннан алган исемлек буенча ярдәм җыя. 

«Бердәм Россия»дән гуманитар колоннаны ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - ТР Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов һәм партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озата бара.

Гомумән алганда, СВО башланганнан алып партиянең төбәк бүлеге тарафыннан илнең яңа төбәкләренә 200 млн сумлык 2,5 мең тонна ярдәм җибәрелгән. 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International