Дәүләт Советы депутатлары һәм Аппараты хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрделәр

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе, 09:00

Татарстан парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре махсус операция уздыру зонасына республикадан хезмәт итүче сугышчылар өчен гуманитар йөк җибәрделәр.

Шәхси акчалар хисабына азык-төлек, шәхси гигиена чаралары һәм автомобиль сатып алынды. Машина авыр кыр шартларында файдалану өчен махсус әзерләнгән, бүгенге көндә алгы сызыктан яралыларны алып чыгу, азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары китерү өчен кулланыла.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче татарстанлыларга Дәүләт Советы депутатлары һәм Аппараты хезмәткәрләре тарафыннан элегрәк тә гуманитар йөкләр – азык-төлек җыелмалары белән беррәттән, квадрокоптер, тепловизион прицел, генератор, бензопычкы, инструментлар һәм медикаментлар җибәрелгән иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International